Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда беренче яртыеллыкка йомгак ясалды

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Төп тема – быелның беренче яртыеллыгында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре.

2024 елның беренче яртыеллыгында электр энергиясен эшләп чыгару 7,931 млрд кВт сәг тәшкил иткән, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19%ка күбрәк һәм расланган планнан 19%ка артыграк. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча җылылык энергиясен җибәрү узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8%ка арткан һәм 6 802 мең Гкал тәшкил иткән. 2024 елның беренче яртыеллыгында компаниянең кереме 31 013 млн сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда - 12%ка һәм расланган планнан 10%ка югарырак. Беренче яртыеллыкта электр энергиясен сату күләме 8,3 млрд кВт*сәг тәшкил иткән, 3,6 ГВт куәте гомуми суммасы 23,4 млрд сум, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14%ка күбрәк.

Килешүләр буенча 6 ай эчендә исәпләүләр дәрәҗәсе күпләп сату базарында 102,2% тәшкил иткән. 01.07.24 елга күпләп сату базарында вакыты чыккан дебиторлык бурычы 500,4 млн сум тәшкил иткән, шуларның 453,9 млн сумы, яки 90,7% реаль булмаган түләтүгә туры килә. Беренче яртыеллыкка җылылык энергиясен файдалы җибәрү 6.615, 3 мең Гкал тәшкил иткән, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,7%ка күбрәк. Үсеш 2024 елга җылы бирү чорында һаваның уртача температурасы 2023 елга карата ~1,9 ° Cка кимү булуга бәйле. 01.07.24 елга җибәрелгән җылылык энергиясе өчен гомуми дебиторлык бурычы 753,1 млн сум тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры бурычыннан 33%ка күбрәк. Вакыты чыккан дебиторлык бурычы 361 млн сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 41%ка арткан. Төп дебиторлык бурычы Түбән Каманың «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖенә һәм катнаш җылылык челтәре оешмалары статусыннан мәхрүм ителгән җылылык челтәрләре хуҗаларына туры килә. Югарыда күрсәтелгән оешмаларның срогы чыккан бурычларының гомуми суммасы 188,8 млн сумнан артык тәшкил итә.

«Халык" категориясе буенча вакыты чыккан бурыч 17%ка кимегән һәм 156,4 млн сум тәшкил итә. Компаниянең Директорлар советы әгъзалары 2024-2025 елларның көзге-кышкы чорына әзерлек белән дә танышты. Барлыгы 248 төп чара планлаштырылган. Алар барысы да график буенча алып барыла, бүгенгә 162 чара үтәлгән, бу компания буенча гомуми планның 71%ын тәшкил итә. Җылы бирү сезонына әзерлек кысаларында 21 берәмлек җайланмага капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Җылылык челтәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү кысаларында 52 км җылылык челтәрен алыштыру планлаштырылган, бүгенгә 48,5 км, ягъни 93% алмаштыру башкарылган.

Генераль директор урынбасары Илгизәр Гайфуллин җылылык челтәрләренең эре объектларында эшләрнең ничек баруы турында сөйләде, Түбән Камадагы проблемаларга игътибарны аеруча юнәлтте. «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» («ВКиЭХ») акционерлык җәмгыяте хуҗалыгын «Татэнерго» компаниясенә тапшырганнан соң, шәһәр буенча җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау күләме ел башында планлаштырылган күләмнән берничә тапкыр арткан. Ике ай эчендә диярлек 17 километр торбаны алыштырырга һәм искергән җайланмаларны ремонтларга кирәк. Шул исәптән үзәк җылылык пунктларында түбә ремонтлана. «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, планлаштырылган 17 км араның 11е үтәлгән инде, дип өстәде. Түбән Камада җылылык челтәрләрен ремонтлауга бер мәртәбә өстәмә рәвештә Чаллы, Зәй һәм Казаннан монтажчылар, инженер-техник хезмәткәрләр, эретеп ябыштыручылар җәлеп ителгән.

Гомумән алганда, «Татэнерго» АҖ предприятиеләренең кышка әзерлеге штат режимында бара, компания станцияләренең оператив персоналы күнегүләр үткәрә, төп җайланмаларның резерв ягулыкка күчүгә әзерлеге тикшерелә, төп җайланмаларны ремонтлау буенча барлык чаралар график нигезендә алып барыла, ягулык запаслары расланган норматив күрсәткечләргә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International