Татарстанда 22 муниципаль берәмлектә 322 күп фатирлы йортта капиталь ремонт бара, 427 йортта эшләр тәмамланган

2024 елның 21 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт 22 муниципаль берәмлектә 322 йортта алып барыла. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 94%ка үтәлгән. Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ике атнада, файдалануга тапшырылган 19 муниципалитеттагы 64 объектны да кертеп, 427 йорт төзелеп беткән.

Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, Менделеевск муниципаль районында мәгариф өлкәсендә бер балалар бакчасы эшләнеп бетмәгән әле. Аның буенча бүгенгә үтәлеш 82%. Сәламәтлек саклау тармагында «Башлангыч звеноны модернизацияләү» федераль проекты кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау программасы төгәлләнгән. Быел аңа 82 объект керә. 25 поликлиниканы ремонтлау программасы ахырына якынлашып килә. 4 объект эшләнә әле. Гомуми үтәлеш 98% тәшкил итә. Узган ике атнада 3 объект төгәлләнгән - берсе Мамадыш районында һәм икесе Чаллыда. 31 медицина стационарын капиталь ремонтлау буенча программа чараларының үтәлеше 84% дип бәяләнә. Казанда, Буа һәм Кукмара районнарында подрядчылар узган ярты айда берәр объект тапшырган.

Мәдәният тармагындагы вәзгыять түбәндәгечә. 5 балалар сәнгать мәктәбеннән бары тик Мамадыш объектының гына эшләнүе дәвам ителә (үтәлеш - 94%). Мәдәни билгеләнештәге 19 объект буенча төзелеш-монтаж эшләре 87%ка җиткән.

Яшьләр сәясәте тармагына килгәндә, 7 яшьләр үзәгендә ремонт 49% ка башкарылган. Узган атнада Казанда бер объект файдалануга тапшырылган. 9 балаларны савыктыру лагере буенча эшләр 59% ка башкарылган. Хисап датасында подрядчылар шулай ук Казанда бер объектны төгәлләгәннәр. 6 яшүсмерләр клубында ремонт эшләре 81%ка үтәлгән. Соңгы ике атнада подрядчылар Нурлатта бер объект тапшырганнар.

Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау гомуми күләмнең 47%ы үтәлгән.

«Экология» өлкәсендә ике программаны гамәлгә ашыру тәмамлануга якынлаша. Алар буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 95 %ка җиткән. 5 объектта эшләр дәвам итә. Узган 2 атнада Зеленодольск, Чүпрәле һәм Нурлат районнарында объектлар төзелеп беткән. Моннан тыш, республика программалары кысаларында тагын берничә объектта эшләр бара.

ТР Социаль министрлыгы линиясе буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын ремонтлау 97%ка башкарылган. Узган атнада Түбән Кама районында бер объект файдалануга тапшырылган. Урманчылык биналарының 92%ы ремонтланган. ТР Спорт министрлыгы объектлары буенча подрядчылар планлаштырылган күләмнең 82%ын тәмамлаганнар. Бу атнада Буада спорт комплексын ремонтлау төгәлләнгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биналарын ремонтлау программасы тәмамлаырга 1% калган (2 объект эшләнә). Аннары Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы республикада «Почта элемтәсе объектларын модернизацияләү» программасы буенча мәгълүматлар китерде. Программа 2022 елдан гамәлгә ашырыла. 2022-2023 елларда 47 почта элемтәсе бүлекчәсе ремонтланган. «Россия почтасы» АҖ инвестицияләренең гомуми күләме бу 2 елда 250 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Быел 15 муниципалитет буенча почта элемтәсенең 26 авыл бүлекчәсендә ремонт эшләре бара, алар буенча инвестицияләр күләме 130 миллион сумнан артык тәшкил итә. Бүгенге көнгә әлеге программа буенча эшләр 75%ка үтәлгән. Аны тәмамлау вакыты - октябрь аеның икенче яртысы. Моннан тыш, бүген «Татарстан почтасы» идарәсе, Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Төзелеш министрлыгы белән берлектә, 2025 елга объектлар исемлеген әзерләү буенча эш алып бара. 20 муниципалитетта 35 почта элемтәсе бүлекчәсе модернизацияләнәчәк һәм төзеләчәк.

Марат Айзатуллин нотыгының икенче өлеше халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасына һәм предприятие һәм оешмаларның куелган энергия ресурслары өчен бурычларына багышланды. Быел август аенда республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыктан түләүләрне җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5%ка кимегән һәм 97,3% тәшкил итә. Агымдагы елның гыйнвар-август айларында республика буенча халыктан түләүләрне җыю дәрәҗәсе уртача 98,6% тәшкил итә, бу узган ел күрсәткечләренә туры килә. Уртача еллык дәрәҗә 99,1% тәшкил итә, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,4%ка кимрәк. Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 76,3%ка җиткән. Торак-коммуналь комплексы оешмаларының энергия ресурслары өчен бурычлары бар. Әйтик, 2024 елның 1 сентябренә газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 225 млн сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13 млн сумга кимү күзәтелә. Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер елда бурыч суммасының 7,8 млн сумга артуы теркәлә. 2024 елның 1 сентябренә бурычларның гомуми суммасы 42 миллионга якын тәшкил итә. Идарәче оешмаларның җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» АҖгә бурычы 1 сентябрьгә 23 млн сумга кимегән һәм 115 млн сум тәшкил итә.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, республикада алдагы җылы бирү чорына әзерлек бара. Бүгенгә республикада объектларның гомуми әзерлеге 99% тәшкил итә. Социаль-мәдәни өлкә объектлары тулысынча әзер. Торак фондында әзерлек паспортларының 99%ы рәсмиләштерелгән. Эшләр 15 муниципаль берәмлектә 114 объект буенча дәвам итә. Котельныйларның әзерлеге 99% тәшкил итә. Ике муниципаль берәмлектә 41 объектта эшләр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International