Алексей Песошин машина төзелеше тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2024 елның 29 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Машина төзүчеләр көне белән котлавы.

"Татарстан Республикасының хөрмәтле машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары! Сезнең һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлауларыгызны кабул итегез. Машина төзелеше - Татарстан Республикасы икътисадының зур өстәлгән бәя формалаштыручы, халыкның тормыш сыйфатына йогынты ясаучы алдынгы тармакларының берсе.

Машина төзелешеннән башка оборона һәм транспорт өлкәләренең тотрыклы эшләве, халык хуҗалыгы өчен хезмәт кораллары һәм куллану товарлары җитештерү мөмкин түгел. Бу тармакта гаять зур һөнәри һәм интеллектуаль потенциал тупланган. Безнең машина төзелеше предприятиеләре даими рәвештә үсә, Россиядә дә, чит илләрдә дә танылу алган инновацион продукция җитештерүне уңышлы үзләштерә, бу исә Татарстанга алдынгы җитештерү технологияләрен куллану буенча илдә алдынгы урыннарда торырга мөмкинлек бирә.

Республика автомобиль төзелеше, суднолар төзү, алга киткән авиация тармагы, кабель, электротехника продукциясе, газ һәм нефть сәнәгате өчен җайланмалар җитештерү белән дан тота. Инженерларның, конструкторларның, эшче һөнәрләре вәкилләренең киеренке хезмәте нәтиҗәсендә җитештерү темплары елдан-ел арта, иң заманча технологияләр кертелә, эшнең яңа юнәлешләре үзләштерелә.

Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексы вәкилләренә нык сәламәтлек, җитештерүдә уңышлар, тынычлык, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International