Ләйлә Фазлыева «Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде

2024 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, республиканы югары белем бирү өлкәсенә аерым мөнәсәбәт һәрвакыт аерып тора иде. "Казан фәнни мәктәбен Россиядә генә түгел, аннан читтә дә беләләр», - диде вице-премьер.

Хәзерге вакытта республика территориясендә 2 махсус икътисадый зона, 5 алгарышлы үсеш территориясе, 6 технопарк, 24 тармак кластеры, 102 индустриаль парк эшли. Федераль югары уку йортлары һәм «Планетаның сыек углеродларын нәтиҗәле үзләштерү» дөньякүләм дәрәҗәдәге ун фәнни үзәкнең берсе уңышлы эшләп килә. "Казан университеты һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге - „Генетик технологияләрне үстерү“ федераль фәнни-технологик программасы җиңүчеләре. Алты алдынгы инженерлык мәктәбе белем бирү процессын оештыруның яңа моделен формалаштыру өстендә эшли һәм Татарстанның гына түгел, илебез икътисадының, шулай ук Россиянең система барлыкка китерүче сәнәгать предприятиеләренең барлык мөһим тармаклары өчен яңа буын югары квалификацияле кадрлар әзерли», - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2030 елга мәгариф өлкәсенең тулаем территориаль продукт формалаштыруга керткән өлешен 1,7 мәртәбәгә арттыру планлаштырыла. Моның өчен педагогларны мотивацияләү системасы, аларны яңадан әзерләүгә һәм шәхес үсешенә табигый, математика һәм компьютер фәннәренә басым ясап якын килү үзгәрә.

Киләсе максат - фән өлкәсендә НИОКРга эчке чыгымнарны 2,9 тапкырга арттыру буенча шартлар тудыру һәм озак вакытлы инструментлар комплексын эшләү. Беренче чиратта, бу сәнәгать секторы хисабына тормышка ашырылачак, бу өстәмә рәвештә 32 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге максатлар өчен комплекслы программага «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык программасында катнашучы югары уку йортларының стратегик проектлары һәм алдынгы инженерлык мәктәпләре интеграцияләнәчәк.

Инновацияләр өлкәсендә проект нәтиҗәлелеген күп тапкырлар арттыру планлаштырыла - гамәлдәге дәрәҗәгә өстәмә рәвештә елына кимендә 300 уңышлы стартап булдыру һәм уйлап табуны һәм рационализаторлыкны мотивацияләү хисабына интеллектуаль милек базарында активлыкны күтәрү. Патент активлыгын - 1,1 мәртәбә, кулланыла торган алдынгы җитештерү технологияләрен 1,2 мәртәбә арттыру планлаштырыла. Моннан тыш, үз эшләнмәләре өлеше ике тапкырга артачак. Моның өчен инновацияләргә һәм югары технологияле эшкуарлыкка ярдәм өлкәсендә үзенчәлекле экосистема, проектларга җөйсез ярдәм итү механизмы формалаштырыла башлады. Бу кластерга барлык төп структуралар һәм үсеш институтлары җыелган.

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко секретариаты җитәкчесе урынбасары Антоний Швиндт ассызыклаганча, Татарстан - илнең әйдәп баручы фәнни үзәге. "Алга таба динамик үсеш өчен гамәлдәге коралларны үзара бәйләргә кирәк дип саныйм. Фән күзлегеннән - бу, әлбәттә, өстенлекле юнәлешләргә игътибар итү һәм конкрет нәтиҗәләр алу, шулай ук технологияләр трансферы өчен вакытны кыскарту", - диде Антоний Швиндт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International