Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан мөрәҗәгате.
"Хөрмәтле Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Министрлыкның меңләгән кешелек коллективы көн саен гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җинаятьләрне булдырмауга һәм ачуга юнәлдерелгән. Эш көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә хезмәткәрләр үзләрен аямыйча, еш кына тормышларын куркыныч астына куеп хезмәт итәләр, батырлык һәм каһарманлык күрсәтәләр.
Киберҗинаятьчелеккә, коррупциягә, наркотикларның легаль булмаган әйләнешенә, экстремизмга каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыру өчен күп эш башкарыла. Миграция процессларын контрольдә тотуга, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә, хокук бозуларны кисәтүгә зур игътибар бирелә. Бу һәм башка юнәлешләр буенча актив эшчәнлекне дәвам итү мөһим.
Татарстан Республикасы күп еллар дәвамында эре халыкара чаралар уздыру урыны булып тора. Хокук саклау органнарының бердәм эше нәтиҗәсендә илнең иң мөһим сәяси вакыйгасы - XVI БРИКС саммиты куркынычсызлыгы тәэмин ителде.
Бу көнне Эчке эшләр органнары ветераннарына тирән рәхмәтемне белдерәм. Алар яшь хезмәткәрләрнең аякка басуына саллы өлеш кертәләр, аларга бай тәҗрибә тапшыралар, һәлак булганнарның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр.
Барыгызга да намуслы хезмәтләре һәм сайлаган эшегезгә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим»/