Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЗАГС Идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЗАГС Идарәсе хезмәткәрләренә ведомствоның яңа җитәкчесен тәкъдим итте. ТР Рәисе Указы белән ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы итеп Эльвира Әхмәтова билгеләнде

Исегезгә төшерәбез, аны билгеләү турындагы Указга 2024 елның 14 ноябрендә (N 866) кул куелды.

Алексей Песошин кыскача гына ЗАГС Идарәсе коллективын Эльвира Әхмәтованың хезмәт эшчәнлеге белән таныштырды һәм аның алдагы эш урыны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы "Татмедиа" булуын хәбәр итте.

Татарстан Премьер-министры  Алексей Песошин белдерүенчә. Эльвира Әхмәтова үз алдына куелган бурычны үтәячәгенә ышана. Бу шул исәптән гаилә һәм традицион кыйммәтләр институтын ныгыту.
Үз чиратында, Эльвира Әхмәтова ТР Рәисе һәм республика җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.

"Бердәм команда булып эшләячәкбез һәм Татарстан җитәкчелеге куйган бурычларны нәтиҗәле гамәлгә ашырачакбыз", - диде ЗАГС Идарәсе башлыгы, ведомство хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International