Татарстан Хөкүмәте Йортында Казан федераль университетының 220 еллыгын бәйрәм итүгә һәм югары уку йортының үсешендәгн перспектив юнәлешләренә багышланган брифинг узды.
КФУның юбилее 17 ноябрьгә туры килде. Бу көнне Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлау хатлары юллады.
«Сезнең данлыклы югары уку йортының аерым горурлыгы - илебез икътисады һәм медицинасы, мәгариф һәм фән, әдәбият һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткән, педагогик, иҗтимагый өлкәдә, дәүләт һәм хәрби хезмәттә үз сәләтләрен тапкан талантлы чыгарылыш укучыларының искиткеч когортасы, - дип язды үзенең котлавында Владимир Путин.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, КФУ Россиянең иң абруйлы университетлары рәтенә керә. "Данлыклы югары уку йортының тарихы күп кенә белем тармакларына беренче юл салучылар, шулай ук төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән атаклы галимнәр тарафыннан язылган. Бүген КФУ илебезнең әйдәп баручы киң профильле университетлары рәтенә керә, бу аның ныклы абруен һәм фәнни-мәгариф эшчәнлегендә югары казанышларын күрсәтә. Шунысы мөһим, традицион юнәлешләр белән беррәттән, биредә академик бергәлек, республикабыз һәм тулаем илебез алдында торган актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән яңа программалар уңышлы гамәлгә ашырыла", - дип язды үзенең хатында Рөстәм Миңнеханов.
Әмма юбилей уңаеннан төп чаралар 21-23 ноябрьгә планлаштырылган. Бу көннәрдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, РФ Президенты киңәшчесе, Президентның транспорт өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Игорь Левитин һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский килүе көтелә.
"Без университетыбызның илдә алдынгыларның берсе буларак билгеләнүе белән бик горурланабыз. Безгә мәртәбәле кунаклар күп киләчәк", - дип белдерде КФУ ректоры Ленар Сафин. Юбилей программасында: Казан Император Университетына нигез салучы Александр I гә бюст ачу. " КФУда 22 ноябрьдә Александр I гә бюст ачылачак, төп бина ишегалдында искиткеч мәйданчык бар. Шул рәвешле без университетны оештыручыга хөрмәт күрсәтәбез. Инкыйлабка кадәрге чор безнең югары уку йортын тәмамлаучылары һәм гаңәеп ачышлары белән дә данлыклы», – дип сөйләде Ленар Сафин. Аннары югары уку йортының Гыйльми советының бәйрәм утырышы һәм опера һәм балет театрында тантаналы чара планлаштырылган, анда университетны хөрмәтләячәкләр, дип өстәде ректор. Студентлар өчен «Татнефть Арена»да концерт оештырылачак.
Әңгәмә югары уку йортының киләчәгенә дә кагылды. Әйтик, КФУның тагын бер чит ил филиалын ачу мәсьәләсе карала, дип хәбәр итте КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев. "Филиаллар челтәрен киңәйтү турында килешүгә кул кую планлаштырыла, тиздән ул булыр дип өметләнәбез. Әмма әлегә конкретлаштырмаячакбыз", - дип белдерде ул. Т. Алишев искәрткәнчә, узган елның декабрендә КФУ филиалы Мисырда эшли башлаган, шулай ук Үзбәкстандагы филиалы да эшен дәвам итә.
Университет гамәли проектлар белән дә шөгыльләнүен дәвам итә. Нефть химиясе өчен катализаторлар җитештерү буенча зур инициатива гамәлгә ашырылды, ә фармацевтика субстанциясе җитештерү якындагы иң зур проектларның берсе булырга вәгъдә итә, дип сөйләде КФУның инновацион эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Пашин. "КФУда фармацевтика субстанциясен җитештерү өчен кирәкле барлык инфраструктура булган бина бар. Эре компанияләрнең берсе индустриаль партнер булып тора, ә югары уку йорты фәнни өлешен үз өстенә ала. Хәзер җитештерүне эшләтеп җибәрү һәм көйләү бара. Беренче килограммнар 2025 елның беренче кварталында чыгарылачак. Бу җитештерү Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия Федерациясе өчен дә уникаль булачак», – дип сөйләде спикер.
Ул аңлатканча, Россиядә кулланыла торган фармацевтика субстанциясенең 20%ы гына безнең илдә җитештерелә. Һәм бу дәүләтнең дарулар буенча мөстәкыйльлеге өчен зур проблема. Казанда мондый завод ачылу чит ил тәэмин итүчеләреннән бәйсезлеккә китерәчәк.