Алексей Песошин Россия Регби федерациясенең Югары советы утырышында катнашты

2024 елның 20 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - Россия Регби федерациясенең Югары Советы утырышында катнашу.

Исегезгә төшерәбез, Алексей Песошин Россия Регби федерациясенең Югары советы әгъзасы булып тора.

Утырышны Россия Регби федерациясе президенты Игорь Артемьев уздырды.

Оешма эшчәнлегенә кагылышлы гомуми мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Утырышның көн тәртибенә шулай ук Россия Регби федерациясе спорт сезоны чаралары буенча башка актуаль мәсьәләләр дә кертелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International