Бүген бу хакта Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга багышланган брифингтагы чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
2024 ел тәмамлану белән Татарстан Республикасы гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту һәм төбәк инфраструктурасын үстерү максатыннан илкүләм проектларны уңышлы гамәлгә ашыруга йомгак ясады.
2019 елдан 2024 елга кадәр Татарстан Республикасында илкүләм проектларга 228 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән, шуның 160 млрд сумы федераль бюджеттан, ә 68 млрд сумы республика бюджетыннан бирелгән.
2019-2024 еллардагы төп казанышлар түбәндәгеләрне үз эченә ала:
2025 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасында төбәкнең социаль-икътисадый үсешендә уңай динамиканы дәвам итүгә юнәлдерелгән яңа илкүләм проектлар старт алды. Якындагы өч ел эчендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 160 млрд сум юнәлдерү планлаштырыла.
2025 елга планлаштырыла торган чаралар һәм үсеш юнәлешләре:
Бүлеп бирелгән акчаларга барлыгы 375 капиталь төзелеш һәм юл хуҗалыгы объектын төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла.
1. Мәгариф һәм социаль өлкә:
2. Сәламәтлек саклау:
Бу инициативалар тормыш өчен уңайлы һәм имин мохит булдыруга, транспорт инфраструктурасын яхшыртуга, гаиләгә ярдәм итүгә һәм гражданнарның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Татарстан Республикасы, халык өчен дә, бизнес өчен дә уңайлы шартлар тудыруга омтылып, Россиядә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтендә калуын дәвам итә.