Роман Шәйхетдинов: Саба районында күп социаль һәм инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Район башлыгы Рәис Миңнеханов Саба муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләрен һәм 2025 елга планнарны җиткерде. Татарстан Республикасы районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингында Саба районы 16 нчы урынны алган, төяп җибәрелгән продукция күләме 6,5 млрд сум, ә сәнәгать җитештерүе индексы 94,7% тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүен арттыру резервларын башлык индустриаль паркларны үстерүдә күрә, әмма инвесторларны һәм резидентларны җәлеп итү өчен авыл районнары җитештерүчеләренә ТОСЭР резидент-предприятиеләре белән беррәттән ташламалар бирү мәсьәләсен хәл итү мөһим дип саный.

"Район икътисадының мөһим тармагы - авыл хуҗалыгы, без сигез миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерәбез, 100 га авыл хуҗалыгы җирләрендә сөт саву буенча - район өченче урында, ит җитештерү буенча - бишенче урында", - дип дәвам итте район башлыгы. Терлекчелектә 2025 елга бурыч - һәркөнне 400 тонна сөт саву дәрәҗәсенә җитү, моның өчен Евлаштау авылында 390 башка исәпләнгән сөтчелек комплексының беренче чиратын, Ике Арташ кыры торак пунктында 360 башка исәпләнгән сөтчелек комплексының икенче чиратын һәм башка объектларны төзеп бетерү планлаштырыла. Игенчелектә район гектардан акчалата керемне арттырырга уйлый, моның өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре сыек минераль ашламалар кертү технологиясен активрак кулланачак.

Роман Шәйхетдинов үз чыгышында быел илнең совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгын билгеләп үтүенә һәм бу датага багышланган барлык чараларның да тиешле дәрәҗәдә оештырылырга тиешлегенә игътибар итте. Ул шулай ук район җитәкчелегенә МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, бу республиканың өстенлекле бурычларының берсе булып тора.

2024 елда Саба районы җирле бюджет хисабына (3,36 млн сум) мәктәптә балаларны тукландыру, балалар бакчаларына ата-аналар кертемнәрен һәм МХОдә катнашучыларның гаиләләренә үзара салым кертемнәрен финанслаган, ә МХО зонасына һәм шефлыкка алынган шәһәрләргә 30 млн сум күләмендә гуманитар ярдәм җибәргән.

Татарстан Премьер-министры урынбасары районда мөһим социаль һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру планында башкарылган эшләрнең шактый зур булуын билгеләп үтте. 2024 елда Байлар Сабасында Г. Тукай урамындагы парк төзекләндерелгән, Казан – Шәмәрдән автомобиль юлы һәм Иштуган авыл мәдәният йорты ремонтланган, Саба үзәк район хастаханәсе өчен җайланмалар, шулай ук Шикше, Юлбат һәм Саба мәктәпләренә чыгым материаллары сатып алынган.

Тулаем республика буенча илкүләм проектларда катнашу, 44 республика программасын гамәлгә ашыру 3700дән артык социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзергә һәм ремонтларга мөмкинлек биргән. Бу: мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтләндерү лагерьлары, спорт һәм сәламәтлек саклау объектлары һәм башкалар.

"Район икътисадында уңай динамиканы үстерү мөһим. Рәис Нургали улының авыл районнарында җитештерүчеләр өчен махсус салым режимы булдыру турындагы тәкъдиме, чыннан да, каралырга тиеш. Районның башка икътисадый зоналар белән чагыштырганда билгеле бер салым кырын оештыру өчен критерийлар җыелмасы бар. Мәсьәләне контрольгә алабыз",- дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары.

"Икътисад үсеше турында сөйләгәндә, без ахыргы максатны гражданнарыбызның лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүдә һәм ярлылык дәрәҗәсен киметүдә күрәбез. Эшләүче гражданнарның реаль керемнәренең төп өлешен хезмәт хакы тәшкил итә. Республика буенча узган елның 11 аенда уртача хезмәт хакы 72 мең сум булса, Саба районында - 59 мең сум. Әлбәттә, хезмәт хакы икътисад структурасы һәм үзәктән ерак булуга бәйле. Әмма монда омтылырлык нәрсәләр бар", - дип саный Роман Шәйхетдинов.

Республика Премьер-министры урынбасары балалы гаиләләргә ярдәм кирәклеге турында да сөйләде. Бу юнәлештә федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә зур эш алып барыла, әмма республикада һәм Саба районында туучылар санының гомуми дәрәҗәсе, аерым алганда, кими. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда халыкның табигый кимүе 9 743 кеше тәшкил иткән, Саба районында – 105 кеше. Туучылар санын арттыру буенча чаралар күрергә: предприятиеләрдә бала туу турында карар кабул иткән хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүне кертергә, аларның мәшгульлеге шартларында ата-ана һәм гаилә функцияләрен гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырырга кирәк. Шулай ук биш федераль проект кысаларында эшне активлаштырырга кирәк: «Гаиләгә ярдәм», «Күп балалы гаилә», «аАна һәм балачакны саклау», «Өлкән буын» һәм «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы».

"Район башлыгы район икътисадында, бигрәк тә техник юнәлештә кадрлар җитмәвен искәртте. Бәхәссез, проблеманы җитештерү процессларын цифрлаштыру хәл итә ала. Әмма үсеп килүче буынны техник дисциплиналарны өйрәнүгә стимуллаштыру да мөһим. Монда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплаган «Физика-математика алга рышы» зур республика проекты ярдәм итәргә тиеш. Иннополис университеты инициативасы белән оештырылган проект кысаларында Саба районының «ОНИКС» мәгариф үзәгендә сәләтле балалар өчен физика-математика сыйныфы ачылды һәм 17 укучы белем ала. Санны арттырырга кирәк! Ышанам ки, проектта катнашу нәтиҗәсендә без Татарстан укучыларының профильле математиканы өйрәнүгә һәм техник югары уку йортларына керергә теләүләрен арттыра алачакбыз!"–дип ассызыклады Роман Шәйхетдинов.

Чара азагында республика Премьер-министры урынбасары җирле предприятиеләрнең аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International