Татарстан Республикасы юстиция министры Мидхәт Кормановны үз теләге белән вазыйфасыннан азат итү турындагы Татарстан Республикасы Президенты Указына имза салынды

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мидхәт Кормановны үз теләге белән Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфасыннан азат итү турындагы Указга имза салды.

“Корманов Мидхәт Мәзгүт улын үз теләге белән Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфасыннан азат итәргә”, - диелә Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 7 ноябрендәге 1092-ПУ номерлы Указында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International