2013 ел 10 ае эчендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында урнаштырылган “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында (https://uslugi.tatar.ru/open-gov), катнашты.
Исегезгә төшерәбез, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы Татарстан Республикасы Президентының 2012 елның июнендәге Указы белән дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген камилләштергәндә гражданнар фикерләрен исәпкә алу өчен төзелгән иде.
Бүген гражданнардан 9,6 мең хәбәрнамә теркәлгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.
Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равиль Моратов та катнашты.
Сәрия Сабурская хәбәр иткәнчә, “Халык контроле” эшләгән чорда гражданнардан барлыгы 14,4 мең хәбәрнамә теркәлгән. 2013 елның 10 аенда кергән 9622 хәбәрнамәнең 5471е хәл ителгән, хәл итүгә планлаштырылганы – 1809, 1568е дәлилле рәвештә кире кагылган.
Гражданнарның шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре нигездә территорияләрне төзекләндерүгә, юллар читендә парковкаланган автомобильләргә, ТКХ өлкәсендәге проблемаларга кагыла.
Сәрия Сабурская искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә гражданнарның хәбәрнамәләрен карау срогы 10 көннән артмаска тиеш, әгәр проблема ТКХ өлкәсеннән булса – өч көн эчендә. Кызганычка каршы, барлык ведомстволар да диярлек бу срокны бозалар. Рөстәм Миңнехановка хәбәрнамәләргә (шикаятьләргә, гражданнар тәкъдимнәренә) карата республика министрлыклары, ведомстволары, мунициципаль районнары тарафыннан реакция турында җентекләп сөйлделәр.