Татарстан Республикасында 1 млн 473 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 45%ы

2025 елның 5 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада торак төзелеше барышы, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программалары һәм башка чаралар турында сөйләде.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Айзатуллин нотыкны җитештерүдә имгәнү очраклары турындагы мәгълүматтан башлады, профилактиканың нәтиҗәле ысулы контроль-күзәтчелек органнарын һәм үзлегеннән җайга салынучы оешмаларны тикшерү узганлыгын билгеләп үтте. Әйтик, 1 нче кварталда 380 чара уздырылган, тәртип бозучыларга карата 248 тапкыр дисциплинар йогынты чаралары кулланылган.

Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләре төзелеш мәйданнарына 372 тапкыр чыккан. Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ җаваплылык турында 85 карар чыгарылган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе ел башыннан 164 тикшерү оештырган, 471 ачыкланган хокук бозуның 376сы бетерелгән. 5 апрельгә торак төзелеше буенча еллык план 45% дип бәяләнә. 1 млн 473 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган еллык күләмнең 6%ы тапшырылган: гомуми мәйданы 105 мең кв. метрдан артыграк булган 25 күп фатирлы йорт әзер. Социаль ипотека программасы 32%ка (52 мең кв. м) үтәлгән. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 314 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Ярдәмче программага кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә ятим балалар өчен сатып алына торган торак урыннары саны 450гә кадәр кимегән. 37 фатирны сатып алу федераль бюджеттан финансланачак. Торак урыннар сатып алу буенча контракт төзү хокукына аукцион игълан ителгән, конкурс процедуралары игълан ителәчәк. Сатып алу республика бюджетыннан финанслана торган 86 торак урыны сатып алу буенча әзерлек эшләре бара.

2025 елда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына 66 кеше керә. 42 муниципалитет «Электрон бюджет» системасында килешүләр төзү этабы узган. Барлык гаиләләрнең дә кулларында таныклыклар бар инде, муниципалитетлар башкарма комитетларының шәхси счетларына акча күчерү әзерләнә.

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр буенча барлык 25 сертификат рәсмиләштерелгән. Программада катнашучылар сатып алырга тиешле торак урыннарының гомуми мәйданы - 2 246 кв. м.

Мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә бүгенгә 3 сертификат рәсмиләштерелгән. Алучыларның барысына да банкта махсус счетлар ачылган, фатирлар сайлау бара. Марат Айзатуллин социаль объектлар һәм инженерлык инфраструктурасы программалары турында сөйләде. Республика программасы күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре, кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкларны төзекләндерү планлаштырылган өч объект кертелгән. Бу линия буенча дәүләт контрактлары төзелгән.

Мәгариф өлкәсендә 11 объект, шул исәптән 6 гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Буада бер объект төзелешен башлауга әзерлек бара. Калган 5 мәктәп подрядчылар карамагында. Гомуми үтәлеш 23% тәшкил итә. Биш балалар мәгариф учреждениесенең дүртесендә төзелеш-монтаж эшләре алып барыла, аларның үтәлеше 21% дип бәяләнә. Казанда тагын бер балалар бакчасы буенча әзерлек эшләре алып барыла.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә быел 53 объект төзеләчәк. Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү эшләре 32%ка башкарылган. Эшләр 46 объектта алып барыла. Кукмара районында соңгы объект буенча эшләр 7 апрельдә башланачак. Тагын алты медицина объектында төзелеш-монтаж эшләре күләме 23% тәшкил итә. Барлык объектлар да подрядчыларда.

Яшьләр сәясәте линиясе буенча 2025 ел планына 11 объект кертелгән. Бу, шул исәптән, 8 балаларны савыктыру лагере, аларның яртысы төзелеп килә инде. Тагын дүрт объектны 10 апрельдән соң төзи башлау планлаштырыла. Төзелергә планлаштырылган өч яшьләр үзәгенең икесендә эшләр алып барыла. Гомуми үтәлеш - 29%. Калган бер объект буенча подрядчылар апрель азагында эшкә керешәчәк.

Республиканың спорт инфраструктурасы быел 23 объект белән тулыланырга тиеш. Аларның 4се - ябык футбол манежлары, алар буенча гомуми үтәлеш 7% дип бәяләнә. Универсаль спорт мәйданчыклары төзелешенә старт бирелде. Подрядчы Казандагы объектка чыкты. 17 объектта, план нигезендә, апрель азагына кадәр эшкә керешәчәкләр. Быелгы иң колачлы объект – былтырдан калган Футболны үстерү үзәге. Бүгенгә аның әзерлеге - 33%.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә быел мәдәният тармагында дүрт объект төзеләчәк. Ике КФҮ һәм район мәдәният йорты төзелеше буенча эшләр күләме, узган ел лимитларын исәпкә алып, бүгенге көнгә 30% тәшкил итә. Буа районында объект буенча эшкә апрель уртасында керешәчәкләр.

Зеленодольск районында «Гаилә» илкүләм проектына кертелгән Кайгырту йорты төзелеше буенча эшләр 47% дип бәяләнә.

«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында Казанда ләм кырларын рекультивацияләү проекты 88%ка үтәлгән.

Марат Айзатуллин кыскача социаль инфраструктураның башка объектларын төзү буенча өч республика программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Башкарма комитетлар программасы буенча 15 объект төзелә башлаган, бүгенгә 13% үтәлеш. Минзәлә районында объект буенча эшкә 7 апрельдә керешәчәкләр.

Комплекслы хезмәт күрсәтүнең алты пункты төзелешендә эшләрнең актив фазасына керешкәннәр: монда 8% үтәлеш. Чүпрәле районында җиденче объект апрель азагында башлана.

Янгын сүндерү деполары биналарын төзү программасы буенча Актаныш һәм Биектау районнарында төзелеш-монтаж эшләренең 10%ы башкарылган.

Менеделеевск, Зеленодольск, Балык Бистәсе һәм Кайбыч районнарында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эшләре башланган. Башка объектлар график буенча 10 майга кадәр башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International