Татарстан Республикасында чәчүлекләрне тырмалауга республиканың утыз биш районында керешкәннәр. Бу хакта бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләренең барышы, терлек азыгы җыю техникасын ремонтлау һәм яңа умартачылар порталы эше турында сөйләде. Көзге культураларны ашлау 282 мең гектар мәйданда башкарылган, бу планның 59%ын тәшкил итә. Күпьеллык үләннәргә 112 мең га (372 мең гектардан) яисә планнан 31% ашлама кертелгән. 2 атна эчендә 331 мең га мәйданда эшләр башкарылган, шул исәптән 232 мең га (48%) уҗым культуралары һәм 99 мең га (27%) күпьеллык үләннәр ашланган.
Җиде район көзге культураларны ашлауны төгәлләгән инде, шушы көннәрдә Алексеевск, Әлки һәм Чүпрәле районнарында күпьеллык үләннәрдә бу эшләрне төгәлләячәкләр. Чүпрәле, Алексеевск, Буа һәм Биектау районнарында бу атнада арпа һәм борчак чәчүгә керешкәннәр.
Гомумән алганда, агымдагы елга язгы чәчү планы - 1 млн 730 мең га, шулардан 860 мең га - бөртекле культуралар, 632 мең га - техник культуралар. Республиканың утыз биш районында чәчүлекләрне тырмалауга керешкәннәр. Барысы 2,5 млн. га мәйданда дым каплатасы бар.
Моның өчен хуҗалыкларда 3642 тырмалау агрегаты бар, аларның гомуми көндезге потенциалы 190 мең гектардан артык мәйданда тырмалау мөмкинлеге бирә. Тырмалау планы: туңга сөрү - 1 млн 670 мең га, көзге һәм күпьеллык культуралар - 850 мең га. Республикада минераль ашламалар туплау дәвам итә. Көздән кертелгән күләмнәрне исәпкә алып, 443 мең тонна сатып алынган, бу гектарга уртача 73,9 кг тәэсир итүче матдә.
Министр билгеләп үткәнчә, ашламалар сатып алу өчен 660 млн сум күләмендә бюджет акчаларының беренче траншы хуҗалыкларга җиткерелгән. Ул орлык сатып алу турында җентекләбрәк сөйләде. Бөртекле сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш 129% тәшкил итә. Сатып алынган орлыкларны кайтару план режимында бара. Хуҗалыкларга көнбагыш - 47 мең чәчү берәмлеге, ягъни ихтыяҗның 40% ы, кукуруз - 100 мең чәчү берәмлеге, ягъни 57%ы кайтарылган.
Быел терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен 329,2 мең тонна печән һәм 7,1 млн.тонна сенаж һәм силос әзерләргә кирәк булачак. Тагын 172 азык җыю комбайнын, 122 үзйөрешле чапкычны, 687гә якын пресс-җыючыны, тагылма һәм башка азык әзерләү техникасын вакытында ремонтлап бетерергә кирәк. 10 майга азык җыю техникасын ремонтлап бетерергә кирәк, диде Марат Җәббаров.
Министр хәбәр иткәнчә, быелның 17 февраленнән «Сатурн» федераль системасының яңа версиясе файдалануга тапшырылган. Ул Россия территориясендә пестицидлар һәм агрохимикатлар әйләнешен күзәтү өчен билгеләнгән.
Әлеге система нигезендә «Умартачы порталы» ярдәмче системасы эшли башлаган. Бу корал умартачыларга пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану турында тиз арада мәгълүмат алырга, эшчәнлекне нәтиҗәле планлаштырырга, умарталарның сәламәтлеге өчен куркынычларны киметергә һәм умартачылыкның продуктивлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.