Татарстан Республикасында 2024 елда җылы бирү чоры 16 сентябрьдә башланып 2025 елның 16 маенда тәмамланды. Республика буенча җылы бирү чоры 243 көн дәвам итте – бу календарь елның өчтән ике өлеше. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.
Утырыш Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының 2024/2025 елгы җылы бирү чорындагы эш йомгакларына һәм 2025/2026 елгы җылы бирү чорына әзерлек бурычларына багышланган иде.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, муниципаль районнарның һәм торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика предприятиеләренең җайга салынган эше нәтиҗәсендә 2024/2025 елның көзге-кышкы чорына әзерлек билгеләнгән срокларда башкарылган. Җылы бирү чорына 3 210 котельный, 17 978 күпфатирлы йорт, 3 243 мәгариф объекты, 1 959 сәламәтлек саклау объекты, 1 912 мәдәният объекты, 395 спорт һәм яшьләр объекты, 164 социаль яклау объекты әзерләнгән. Узган көзге-кышкы җылы бирү чорында, кызганычка каршы, җылылык белән тәэмин итү өзелүгә бәйле авария хәлләре дә булган. Җылы бирү чорында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 4 164 авария булган (Төзелеш министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә кергән мәгълүматлар буенча).
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә 958 авария булган. Шул ук вакытта иң күп сан Түбән Кама муниципаль районында (60%), шулай ук Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Зеленодольск районнарында һәм Казанда булган. Бу чорда су белән тәэмин итү һәм агызып чыгарылучы суларны агызу өлкәсендә 1792 авария булган.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы чыгышында хәбәр иткәнчә, үткән җылы бирү чорында көнкүреш газы шартлауларына бәйле гадәттән тыш хәлләр булмаган. Шул ук вакытта даими рәвештә сөрем газы белән агуланулар да була. 2024 елда Татарстанда шундый 37 очрак теркәлгән, 72 кеше зыян күргән, шуларның 32се – балалар. 2 кеше һәлак булган. 2025 елда агулануның 14 очрагы теркәлгән. 36 кеше зыян күргән (1 кеше һәлак булган), шуларның 19ы – балалар.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, кышка әзерлек турыдан-туры халыкның, оешмаларның һәм предприятиеләрнең энергия ресурслары өчен түләүләренә бәйле. Шул ук вакытта ул халыкның торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен гомуми бурычы 10 млрд сумнан артып киткән һәм 10,375 млрд сум тәшкил иткән (2024 елның 1 маена гомуми бурыч 9 млрд сумнан артык тәшкил иткән).
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин нотыгында хәбәр иткәнчә, 2025 елның 1 маена коммуналь комплекс оешмаларының газ өчен срогы чыккан бурычы 206,89 млн сум тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9,4 млн сумга кимрәк. Республиканың торак-коммуналь комплексы оешмаларының электр энергиясе өчен гомуми бурычы 31,49 млн. сум тәшкил иткән, бер ел эчендә бурыч 5,42 млн. сумнан артыкка кимегән.
Министр искә төшергәнчә, 2023 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа федераль программасын эшләтеп җибәрү турында карар кабул ителгән. Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча 2023-2024 елларда 10 муниципалитетта 4,5 млрд. сумлык 67 чара уздырылган. 128 км челтәр алмаштырылган, шуларның 66 км - җылылык белән тәэмин итү челтәрләре. 2025 елда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты составына керде. Аны гамәлгә ашыруга 3,2 млрд сум каралган, 36 объект гамәлгә ашырылачак.
Моннан тыш, 2025 елда финанслау күләме 8,5 млрд сум булган республика программасы эшләтеп җибәрелгән, ул 100 объектны үз эченә ала. Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин узган җылылык бирү сезонына йомгак ясады. «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев 2024/2025 елгы җылы бирү чорын узу нәтиҗәләре һәм «Татэнерго» АҖ объектларының 2025/2026 елгы җылыту чорына әзерлеге турында сөйләде.
«Сетевая Компания» АҖ генераль директоры урынбасары – техник директоры Әлмир Латыйпов җылы бирү чоры барышы, авария хәлендәге бригадаларның эше һәм гомумән авария динамикасы турында сөйләде. Ул узган сезонның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш күзәтелүен билгеләп үтте. Моның объектив сәбәпләре бар: компания 3 меңнән артык яңа объектны баланска алган. Аварияләрнең төп сәбәпләре арасында - техник сәбәпләр, үзлегеннән килеп чыгучы күренешләр, чит тәэсирләр һәм башкалар.
Әлмәт муниципаль районында җылы бирү чорының ничек узуы һәм чираттагы җылы бирү чорына әзерлек планнары турында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова сөйләде.
«Таткоммунэнерго» җитештерү берләшмәсеннән узган җылы бирү чоры өчен оешманың генераль директоры Әсфән Галәвов хисап тотты. Ул хәбәр иткәнчә, җылы бирү сезоны штат режимында узган, авария хәлләре теркәлмәгән.
"Быел без инженерлык челтәрләренең тузу проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын финанслауны шактый арттырдык. Төзелеш министрлыгына һәм муниципаль берәмлекләргә программаны нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә, шулай ук киләсе елларда эшләрне дәвам итү өчен сыйфатлы проект документациясе әзерләргә кирәк. Бюджеттан финанслау безгә проблемаларның бер өлешен генә хәл итәргә мөмкинлек бирә. ТКХ предприятиеләренең инвестицион программалары тармакны яңарту һәм үстерү өчен мөһим эчке ресурс булырга тиеш», - диде Алексей Песошин.
Аның сүзләренчә, коммуналь оешмалар җитәкчеләренә инвестиция программаларыннан башка тулы канлы үсеш булмаячагын аңларга кирәк. Әлеге программаларны эшләүгә һәм үтәүгә контрольне көчәйтергә кирәк. "Төзелеш министры хәбәр иткәнчә, коммуналь хуҗалык объектларында аварияләр шактый югары. Коммуналь хуҗалык объектларындагы мондый аварияләр челтәрләрнең объектив тузуы белән генә түгел, ә еш кына җылы бирү сезонына әзерлекнең сыйфатлы булмавына да бәйле», - дип саный Алексей Песошин.
Ул ассызыклаганча, муниципалитетлар һәм ТКХ предприятиеләре җитәкчеләре җылыту сезонына әзерлекнең реаль планнарын формалаштырырга һәм аларны һичшиксез үтәүне тәэмин итәргә, авария хәлләрен булдырмау өчен барлык кирәкле превентив чаралар күрергә, штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән оператив мәгълүмати хезмәттәшлекне тәэмин итәргә тиеш. Алексей Песошин шулай ук йортлар эчендәге һәм фатирлар эчендәге газ җайланмаларга хезмәт күрсәтүне катгый контрольгә алырга кушты.
"Кызганычка каршы, торак секторында элеккечә бәхетсезлек очраклары, шул исәптән газ җайланмаларын куллануга бәйле үлем-китем очраклары була. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм Дәүләт торак инспекциясе белән берлектә, йортлар һәм фатирлар эчендәге газ җайланмаларга хезмәт күрсәтүне катгый контрольгә алырга, газ приборларын имин эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча халык белән аңлату эшләрен активлаштырырга кирәк», - диде Алексей Песошин.
«Катнашучыларның барысын да алдагы көзге-кышкы сезонга сыйфатлы әзерләнүгә мөмкин кадәр үз көчләрен туплауларын сорыйм. Бүгенге фикер алышуны исәпкә алып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын эшләп бетерүегезне һәм билгеләнгән вакытта имзалауга тәкъдим итүегезне сорыйм", -диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.