Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Сергей Кобзев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Сергей Кобзев Казанга «Россия тимер юллары» ААҖ хатын-кызларына хезмәт, ял һәм социаль ярдәм шартларын камилләштерү буенча ел саен үткәрелә торган VI форумда катнашу өчен килгән.
Алексей Песошин һәм Сергей Кобзев республика территориясендә тимер юл элемтәсен үстерү, тимер юл инфраструктурасын алга таба камилләштерү, сәнәгать зоналарына транспорт белән барып җитү мөмкинлеген тәэмин итү, йөк ташуның һәм пассажирлар йөртүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстанда тимер юл транспорты «Россия тимер юллары» ААҖ филиаллары - Горький һәм Куйбышев тимер юллары эшчәнлеге белән тәкъдим ителә. Республика территориясе буенча тимер юллар озынлыгы 1889 км тәшкил итә, шул исәптән 379,7 км - электрлаштырылган линияләр.