Алексей Песошин «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумын оештыру комитеты утырышын уздырды

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумын оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республика территориясендә» «РОСТКИ» өченче тапкыр узачак. "Бу ике илнең бизнес, хакимият һәм эксперт бергәлеге вәкилләрен берләштерә торган иң эре эшлекле мәйданчык. Форум нигез салынганнан бирле үзен Россия регионнары һәм Кытай провинцияләре арасында икътисади хезмәттәшлекне үстерүнең нәтиҗәле коралы буларак танытты, ул уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга һәм перспектив производстволар булдыруга ярдәм итә", - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Ул искәрткәнчә, узган ел форумда 36 илдән 10 меңнән артык кеше катнашкан. Катнашучыларның географиясе Россиянең инвестицион мөмкинекләрен күрсәтүче 71 төбәген һәм Кытайның Россия предприятиеләре белән хезмәттәшлекне тирәнәйтү белән кызыксынган 27 административ бүлекчәсен үз эченә ала.

Быел чара 2025 елның 18-19 августында «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак. Форумның төп треклары: дәүләтара элемтә, сәнәгать, төзелеш, эшлекле берләшмәләр, мәгълүмат технологияләре, мәгариф, авыл хуҗалыгы, транспорт, финанслар һәм инвестицияләр, яшьләр эшкуарлыгы, мәдәният, туризм, социаль мохит, мәдәниятләр бергәлеге зонасы.

Форумның эшлекле программасына Россия һәм Кытайның сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләренә багышланган Russia-China Expo халыкара күргәзмәсе, эшлекле сессияләр, түгәрәк өстәлләр, пленар утырыш керә. Шулай ук «РОСТКИ» кысаларында «РЕБУС-2025. Цифрлаштыру. Инфраструктура» форумы узачак. Моннан тыш, форумда катнашучылар һәм кунаклар өчен мәдәни һәм спорт программалары әзерләнә.

Утырыш эшендә КХРның Казандагы Генераль консулы Сян Бо, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International