2013 ел башыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан гражданнарның 18,6 мең мөрәҗәгате каралган
2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасының 85%тан артык гражданнары аз дигәндә елына бер тапкыр кулланучылар хокукларының бозылуы белән очраша, нәтиҗәдә сәламәтлеккә зыян килә, матди чыгымнар була. Бу хакта бүген брифингта ТР Дәүләт инспекциясенең алкоголь продукциясе, этил спиртының сыйфаты, әйләнеше һәм җитештерүне дәүләт күзәтүе белән тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча җитәкчесе Игорь Марченко белдерде.
Игорь Марченко сүзләренчә, 2013 елның башыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан гражданнарның 18,6 мең мөрәҗәгате каралган, узган елга караганда 4,2% ка югары.
Агымдагы ел башыннан продукция әйләнешеннән Казакъстаннан ялган рәвештә китерелгән 15 мең литр алкоголь продукциясе тартып алынган. 1.5 млн. сумлык куллану срогы чыккан сыйфатсыз продукция сатудан алынган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар хокукларын яклау эшләре буенча 164 суд утырышында катнашты. Суд нәтиҗәләре буенча 2013 елның 10 аенда 75 кулланучының 6 млн. сумга дәгъвасы канәгатьләндерелә.
Бүген Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләренең Өлкән вазыйфаи затлары Тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә киңәшмә узды. Россия делегациясен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде.
Салым хезмәтенә 2025 ел өчен керемнәр турында декларация тапшыру өчен атнадан аз гына күбрәк вакыт калды. Кампания нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджеты 5,5 млрд сумга тулыланырга тиеш. Декларацияне кем тапшырырга тиеш һәм ташламалар кемгә тиеш - бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.