ТР Хөкүмәте Йортында Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе эшчәнлегендәге яңалыкларга һәм нәтиҗәләргә багышланган брифинг узды

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе - ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе эшендәге яңалыклар һәм эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, хезмәт эшчәнлеге суд карарларын үтәү белән генә түгел, ә судларның һәм суд процессларының иминлеген тәэмин итүгә дә бәйле. Бу Татарстан Республикасының 119 суд бинасы. 2800 суд утырышының һәм 6000 башкару гамәлләренең иминлеге судларга һәм вазыйфаи затларга үз вазыйфаларын янаулардан һәм комачаулаулардан тыш башкарырга мөмкинлек бирә.

Хисап чорында судларга 2 меңләп граждан китерелгән, приводларның нәтиҗәлелеге 98,9% тәшкил иткән, административ эшләр буенча – 100%. Тикшерү органнарыннан яки судтан качып йөргән 1 мең административ хокук бозу ачыкланган һәм 23 граждан тоткарланган. Суд приставлары-башкаручылар карарлары нигезендә РФ дәүләт чиге аша үткәрү пунктларына кадәр озатылган чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар саны 564 кеше тәшкил иткән. Махсус учреждениегә 527 кеше урнаштырылган.

"Суд карарларын үтәү безнең төп өстенлегебез булып кала. Башкаруда 138,4 млрд сумлык 2 млн башкарма производство булды. Быел башкаруга 42 млрд сумлык 748 мең башкарма документ керде. Бүгенгә 10 млрд сум түләтелде, шуның 1,7 млрд сумы - бюджетка, шул исәптән 1,6 млрд сумы Татарстан Республикасы бюджетына", - диде спикер. 2025 елның 6 аенда 1,1 млрд сум алимент акчалары түләтелгән, бу шул ук чор белән чагыштырганда 253 млн сумга күбрәк. Башкарма производстволар буенча торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен 345 млн сум түләттерелгән. Суд пристав-башкаручылары тарафыннан 3,1 млрд сумлык бурычлыларның милкеннән 5,4 мең арест төзелгән. 810 млн сумлык арестланган милек мәҗбүри сатуга тапшырылган. Милекне сатудан түләтүчеләргә 200 млн сум күчерелгән. "Безнең хокук бозуларга каршы көрәш өлкәсендәге эшебез дә мөһим. 6 ай эчендә алдан сорау алу 99,8% нәтиҗәлелек белән 396 җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган. Аларның күбесе - алимент түләүдән читләшү турындагы эшләр. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә өстәмә рәвештә 7,3 млн сум түләтелгән. 4300дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган, ә судлар йөзләгән бурычлыларга җәза билгеләгән, шул исәптән кулга алулар, штрафлар һәм мәҗбүри эшләр дә», - дип билгеләде Әнвәр Закиров. Ул ведомство эшенә заманча технологияләр кертү турында аерым сөйләде.

2025 елның 25 маеннан законнарда мөһим үзгәреш үз көченә кергән – инде 1,5 ай алимент буенча бурычлыларның федераль реестры эшли. Бу реестр «Башкарма производство мәгълүматлары банкы» гомуми кулланышта булган сервисның бер өлеше булып тора. Анда балаларга, шул исәптән хокукка сәләтсез балигъ булганнарга, шулай ук эшкә сәләтсез ата-аналарга алимент түләүдән читләшүчеләр эләккән. Федераль закон алимент түләүдән читләшүче бурычлыларның үз вазыйфаларын үтәүгә мотивациясен арттыруга ярдәм итәргә тиеш.

Электрон документ әйләнешенә килгәндә, хәзер түләтү турындагы барлык карарлар диярлек - бу 99,9% - электрон рәвештә чыгарыла һәм турыдан-туры банкларга һәм дәүләт органнарына җибәрелә. Башкарма документларның яртысы инде цифрлы рәвештә килә. Бу бөтен эшне сизелерлек тизләтә, аны ачыкрак һәм аңлаешлырак итә.

Суд приставларының гарызнамәләр җибәрү һәм карарларны эшкәртү өлешендә банклар белән электрон хезмәттәшлек системасы оештырылган. Федераль башкарма хакимият органнары – Федераль салым хезмәте, Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте (Росреестр), Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе (ЮХИДИ) һәм башкалар белән ведомствоара документлар әйләнеше җайга салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International