Торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру кысаларында еллык план 71%ка үтәлгән. Республика буенча төзүчеләр тарафыннан 2 млн 329 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Узган җомгада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Коммерциячел торак төзүчеләр планның 32%ынтапшырган. Әзер 66 йортның мәйданы 540 мең кв. метрдан артып китә.
Социаль ипотека программасы 61%ка үтәлгән. Быел тапшырырга планлаштырылган 35 йортның 11е әзер. Файдалануга тапшырылган торак мәйданы - 99 мең кв. м. Иң зур күрсәткечләр – шәхси торак сегментында. Файдалануга тапшырылган йортларның мәйданы - 1 млн 689 мең кв. м.
Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру этаплары түбәндәгечә: ятим балалар өчен билгеләнгән 204 торак урынга өч дәүләт контракты төзелгән.
Яшь гаиләләр категориясендә субсидия акчаларын 40 кеше файдаланган. Быел барлыгы әлеге категориядәге 66 вәкил яңа торак алырга тиеш. Шул рәвешле, 26 алучы фатир сайлау этабында.
Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр категориясендә гомуми мәйданы 2 мең 356 кв.м. булган барлык 27 сертификат рәсмиләштерелгән. Биредә фатирларны сайлау белән республиканың Дәүләт торак фонды шөгыльләнә.
Иң аз санлы категория - мәҗбүри күчеп килүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр: биредә быелгы өч алучының берсе генә торак таба алмаган.
Социаль-мәдәни объектлар төзү буенча дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында. Торак төзелешенә ярдәм итүгә ике программа юнәлдерелгән.
Шуларның берсе - «Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» яңа республика программасы. Су белән тәэмин итү челтәрләре буенча конкурс процедуралары алып барыла, дәүләт контрактлары август башына кадәр төзеләчәк. Юллар буенча дәүләт контрактлары төзелгән, подрядчылар мәйданчыкларда эшләргә керешкәннәр. Эшләрнең гомуми үтәлеше 13% тәшкил итә.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының өч объекты буенча үтәлеш 71% дип бәяләнә.
Мәгариф өлкәсендә 13 объект төзелә, шуларның 8е - гомуми белем бирү учреждениеләре. Мәктәпләр буенча төзелеш-монтаж эшләре 69%ка үтәлгән. Биш балалар бакчасы буенча - 45%.
Сәламәтлек саклауда 53 объект төзелә. 47 фельдшер-акушерлык пункты буенча төзелеш-монтаж эшләре 81%ка үтәлгән. Соңгы ике атнада 9 объект файдалануга тапшырылган. Башка алты сәламәтлек саклау объектының әзерлеге 65% тәшкил итә.
Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган программалар кысаларында 11 объект төзелә. Өч яшьләр үзәгенең әзерлеге 61% тәшкил итә. Республика программасына кертелгән 8 балаларны савыктыру лагере төзелешендә планлы эшләрнең 44%ы башкарылган.
Спорт объектлары исемлегенә 23 корылма керә, шуларның иң зурысы - Ф үстерүутболны үстерү үзәге. Әлеге объектта әзерлек 43% тәшкил итә. Дүрт футбол манежы төзелешендә подрядчылар тарафыннан төзелеш-монтаж эшләренең 82%ы башкарылган.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча «Мәдәният» тармагында дүрт объект төзелә. Ике күп функцияле үзәк төзелешендә һәм район мәдәният йортын реконструкцияләүдә башкарылган эшләр 43%ка җиткән.
«Гаилә» илкүләм проектына керүче Кайгырту йортының әзерлеге - 77%.
«Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча Казанда ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Объект былтырдан күчкән, аның әзерлеге - 92%. Өч республика программасына 25 объект кертелгән. 16 башкарма комитет төзелешендә 80% теркәлә. Бу атнада Тәтеш һәм Тукай районнарында 2 объект файдалануга тапшырылган. 89%ы - халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 7 пункт төзелешендә.
Агымдагы датага 6 объект тапшырылган. Эшләрнең 60%ы Актаныш һәм Биектау районнарында урнашкан ике янгын депосы бинасы төзелешендә башкарылган.
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү яхшы темплар белән бара. Республика һәм федераль программаларга 61 объект кертелгән. Шуларның 46сы эштә. Соңгы ике атнада Азнакай районында программа чараларының үтәлеше 53%ка җиткән.
Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү федераль һәм республика программалары кысаларында алып барыла. Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча планлаштырылган күләмнең 78%ы үтәлгән. Подрядчылар 48 объектта эшли. Төзелеп беткән 40 объект арасында - подрядчылар тарафыннан хисап чорында тапшырылган өч объект. Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча гомуми үтәлеш 31% тәшкил итә.
Бюджет учреждениеләрендә блок-модульле котельныйлар һәм тышкы урнаштыру казаннарын урнаштыру программасы буенча бу күрсәткеч 75% дип бәяләнә. Подряд оешмаларында 24 объект, 8 объект төгәлләнгән. Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу программасы кысаларында 103 объект төгәлләнгән. Гомуми күләмнең 40%ы үтәлгән.
Газ бүлү һәм газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү чаралары кысаларында эшләр 16 объектта алып барыла. Өч объект тапшырылган. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше - 52%. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының дүрт объекты буенча планлаштырылган күләмнең 67%ы үтәлгән.
Республика һәм федераль программаларда каралган коммуналь инфраструктураны модернизацияләү 57%ка үтәлгән. Быел барлыгы 136 программа объекты, шуларның 117се эштә. Узган ике атнада Чаллы шәһәренең 13 объектында, шулай ук республиканың Түбән Кама, Биектау, Мөслим, Кайбыч, Спас, Саба һәм Теләче районнарында эшләр тәмамланган.
Эшләрне имин башкару культурасын формалаштырырга контроль-күзәтчелек чаралары ярдәм итә. Тармак ведомстволары белән беррәттән аларны үзлегеннән җайга салынучы оешмалар да үткәрә. Ел башыннан бирле алар тарафыннан 1531 тикшерү үткәрелгән, аларның нәтиҗәләре буенча тәртип бозучыларга карата 595 тапкыр дисциплинар йогынты чаралары кулланылган.
Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре 925 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча административ җаваплылык турында 283 карар чыгарылган.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе дәүләт һәм республика программалары объектларындагы вәзгыятьне контрольдә тота. Монда ачыкланган хокук бозулар саны элеккечә контроль-күзәтчелек чаралары саныннан шактый артып китә: 1687 тикшерү үткәрелгән, 3 мең 762 таләпләрне үтәмәү очрагы ачыкланган, 3 мең 503 хокук бозу очрагы бетерелгән.