Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Премьер-министр Алексей Песошин һәм ТР Рәисе Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендәге республика делегациясе Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәрендә булды. Сәфәрләрендә аларны ТР Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин озата йөрде.
Визитның төп объекты җирле мәктәп булды, анда капиталь ремонт тәмамланган. Делегация мәктәп директоры Ирина Дубовик һәм шәһәр мэрының ВРИП Евгений Шаталин белән берлектә, уку кабинетларын, спорт залларын һәм китапханәне карады. Мәктәптә 406 бала укый, табигый фәннәр - химия, физика һәм математика сыйныфларын үстерүгә аерым игътибар бирелә.
Яңартылган учреждениенең шәһәр халкы өчен әһәмиятен билгеләп, Алексей Песошин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча мәктәп директоры Ирина Дубовикка бүләк сертификаты тапшырды.
"Татарстан төзүчеләре бик зур эш башкарды. Бүген мәктәп укучыларны каршы алырга тулысынча әзер, ә заманча җайланмалар һәм спорт заллары уку өчен генә түгел, ә балаларның һәрьяклап үсеше өчен дә шартлар тудыра. Бу бөтен шәһәр өчен мөһим нәтиҗә», - дип ассызыклады Алексей Песошин.