Урып-җыю кампаниясенең барышы, ашлык киптерү комплексларының эше һәм терлек азыгы әзерләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Министр билгеләп үткәнчә, явым-төшемгә карамастан, урып-җыю эшләре дәвам итә. Бүгенгә 971 мең га яисә барлык мәйданның 79%ы суктырылган. 3 млн 827 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – 39,4 ц/га. Майлы культуралардан сабан рапсы җыялар. 158 мең гектардан 55 мең гектар суктырылган, шуларның 16 мең гектары - көзге рапс, аны урып-җыю тәмамланган. Бер үк вакытта бәрәңге һәм шикәр чөгендере дә казыла.
"Синоптиклар фаразлары буенча киләсе атна күбесенчә явым-төшемсез көтелә. Коллегалар, әлеге форсаттан файдалануыгызны һәм кырлардан бөртекле һәм майлы культуралар җыю өчен бөтен көчегезне куюыгызны сорыйм", - дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Барлык мәйданның 90%тан артыгы сигез районда: Аксубай, Кайбыч, Мамадыш, Әлки, Саба, Чистай, Буа һәм Чүпрәле районнарында суктырылган. Азнакай (15,7 мең га), Зәй (11,6), Сарман (11,4), Питрәч (10,8) һәм Апас (10,5) районнарында 10 мең гектардан артык бөртекле культуралар суктырасы бар әле.
Агымдагы урып-җыю кампаниясенең төп кыенлыгы - ашлыкның югары дымлылыгы - 18-20% һәм аннан да күбрәк. Бу урып-җыю техникасына, ындыр табакларына, шул исәптән ашлык киптерү җайланмаларына йөкләнешне сизелерлек арттыра. Хуҗалыкларда тәүлеклек потенциалы 210 мең тонна булган 408 ашлык киптерү комплексы бар. Әмма ашлыкны югары дымлылык белән тутырганда, ашлыкны берничә тапкыр үткәрү зарурлыгы аркасында, аның җитештерүчәнлеге күп тапкырлар кими.
«Быелның урып-җыю чорындагы һава шартлары ашлык киптергечләрне яңарту кирәклеген тагын бер кат исбатлый. Алар хуҗалыкларга ашлыкны саклап калу исәбенә уңышны югалтуны 15-20%ка кадәр киметергә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Шикәр чөгендерен җыю ун районның алтысында бара. Бүгенгә 4,5 мең га чыгарылган бу мәйданның 8%ы. 200 мең тоннадан артык җыелган, уңыш - 445 ц/га. Ике шикәр заводы да чөгендер әзерли һәм эшкәртә башлаган. Барысы 89 мең тонна әзерләнгән, 52 мең тонна чимал эшкәртелгән. Яңа уңыштан шикәр әзерләү - 5 мең тоннадан артык. Татлы тамырның уртача шикәрлелеге 15% чамасы тәшкил итә. Урып-җыю белән беррәттән көзге культуралар чәчү дә дәвам итә. Планлаштырылган 500 мең га мәйданнан 280 мең га (56%) чәчелгән.
Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, министр авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 441 мең тонна печән (планнан 135%) һәм 2 млн 938 мең тонна сенаж (ихтыяҗдан 90%) әзерләнүен әйтте. Шартлыча 1 баш терлеккә 23,2 центнер азык берәмлеге туры килә. Узган ел бу күрсәткеч 20,7 ц. б. тәшкил иткән.
Халык хуҗалыкларында печән әзерләү төгәлләнгән. 523 мең тонна печән әзерләнгән, ягъни ихтыяҗның 115% ы. Былтырдан калганны исәпкә алып, тәэмин ителеш 130% тәшкил итә. Силос әзерләү 19 районда башланган. Бүгенгә 91 мең тонна әзерләнгән.