Алексей Песошин Россия Кубогы финалында булды - трофейны «Стрела-Ак Барс» яулады

2025 елның 7 сентябре, якшәмбе

Казанның «Стрела-Ак Барс» регби клубы 2025 елгы Россия Кубогын яулады. Мәскәүдә финал матчында ДжейПи Нил командасы «Локомотив-Пенза»ны 13:7 исәбе белән җиңде. Уенны карар өчен Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да килде.

Россия Кубогының PARI финалы «Стрела-Ак Барс»ның өр-яңа тарихында икенче булды − 2023 елда шулай ук «ВТБ-Арена»да казанлылар «Красный Яр»ны (23:12) җиңеп трофей яулаганнар иде.

Быелгы сезонда финалга юл тотканда» "Стрела-Ак Барс" Мәскәү "Слава"сын 1/4 финалда (40:3) һәм "Ениисей-СТМ"ны 1/2 финалда (48:24) җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International