Алексей Песошин финансистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин финансистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Хөрмәтле финансистлар һәм тармак ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - финансистлар көне белән котлыйм!

Финанс системасы республика тотрыклылыгының нигезе һәм икътисадның тотрыклы үсеш гарантиясе булып тора. Бүген, без бик күп глобаль чакырулар белән очрашканда, финансист эше аерым әһәмияткә ия була. Нәкъ менә сезнең белемегез,тәҗрибәгез һәм көндәлек хезмәтегез нәтиҗәсендә республиканың финанс тотрыклылыгының ышанычлы нигезе тәэмин ителә, икътисадны үстерү һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен шартлар тудырыла.

Нәтиҗәле салым сәясәтен эшләү, дәүләт чыгымнарының үтә күренмәлелеген тәэмин итү, республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү белән бергә, сез көн саен мөһим бурычларны хәл итәсез.

Сезгә үз эшегезгә тугры булуыгыз, даими камилләшергә омтылуыгыз һәм катлаулы ситуацияләрдә оптималь хәл ителешләр таба белүегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм.

Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, шәхси бәхет һәм карьера уңышлары телим.

Бәйрәм белән сезне, кадерле коллегалар!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International