«ЛУКОЙЛ» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2030 елга кадәр Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Яклар төбәк территориясендә чимал базасын үзләштерү, ятмаларны эшкәртү, нефть һәм газ транспортировкалау, җитештерү белән идарә итү структурасын камилләштерү буенча озак сроклы программаларны үстерү турында килештеләр.
Документны гамәлгә ашыру төбәкнең ягулык-энергетика комплексын ныгытуга һәм аның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итәчәк.
ЛУКОЙЛ Татарстанда 30 ел дәвамында бизнесын үстерә. Республика территориясендә кыен чыгарыла торган запаслар белән эшләү өчен инновацион технологияләр куллануда махсуслашкан РИТЭК предприятиесе – компаниянең фәнни-техник полигоны эшли.
Шулай ук төбәктә Лукойлның сату челтәре актив үсеш ала – бүген аның составына 40ка якын АЗС керә, шул исәптән М-12 Мәскәү – Казан трассасындагы флагман ягулык салу станциясе.