Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “KP Chemical” президенты Хо Су Енг полиэтилентерефталат җитештерү буенча проектны тормышка ашыру турында фикер алыштылар
2008 елның 1 декабре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “KP Chemical” компаниясе (“КП Кемикал”, Көньяк Корея) президенты Хо Су Енг әфәнде белән эшлекле очрашу үткәрде.
Анда “Алабуга” махсус икътисади зонасы (Татарстан Республикасы) территориясендә полимерлар (полиэтилентерефталат – ПЭТФ) җитештерү буенча комплекс төзү өлкәсендәге проектны тормышка ашыру турында сүз барды.
Шуны да искәртик: 2007 елның октябрендә “Ак Барс” банкы һәм Кореянең “KP Chemical” химия корпорациясе полимерлар (полиэтилентерефталат) җитештерү буенча комплекс төзү өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм уртак предприятие оештыру турындагы беркетмәгә кул куйдылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүгенге очрашуда билгеләп үткәнчә, проект җиңел булмаган икътисади шартларда тормышка ашырыла. Ләкин Татарстан Республикасы бу производствоны төзү белән бик кызыксына. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, полиэтилентерефталат җитештерү нәкъ менә дөнья икътисады нормага килгән вакытта җайга салынырга мөмкин.
Очрашуда катнашучы яклар киләчәк проектның логистика мәсьәләләре, шулай ук ПЭТФ (терефталат кислотасы) өчен чимал чыганаклары һәм күләме турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов проектка Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмен гарантияләде. Аның сүзләренә караганда, ПЭТФ производствосы республикадагы нефть-газ-химия комплексының киләчәктә үсеш программасына туры килә.
Очрашуда “Ак Барс” банкы идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, нефть-газ-химия комплексы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Ринат Сабиров һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
июнь, 2026 ел
2026 елда Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга быел 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз