Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин БДБ илләрендә дәүләт матди резервларына идарә итүче дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренең консультатив советының ХХІ утырышында катнашты.
Чара Казанда Росрезерв җитәкчесе Дмитрий Гогин рәислегендә узды.
Алексей Песошин утырышта катнашучыларны үз исеменнән һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләде.
Ул шулай ук Татарстан Рәисе тарафыннан Консультатив совет әгъзаларына җибәрелгән сәламләүне укыды.
"Совет инде ике дистә ел тәҗрибә уртаклашу, килешенгән карарлар эшләү һәм күп яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык булып хезмәт итә. БДБ илләре экспертларының уртак эше, гадәттән тыш хәлләр чакыруларына нәтиҗәле җавап биреп, дәүләтләребезнең азык-төлек иминлеген ныгытуга ярдәм итә. Советның XXI утырышы тугандаш халыкларның тарихи бердәмлеген ныгыткан Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында уза. Безнең илләрнең ышаныч, ярдәм һәм җаваплылыкка нигезләнгән заманча партнерлыгы үзара ярдәмләшү һәм теләктәшлек традицияләрен дәвам итә", - диелә Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән сәламләү текстында.
Утырыш барышында Консультатив совет һәм дәүләт матди резервлары системаларын фәнни-техник үстерү өлкәсендәге профильле база оешмасы, кадрларны яңадан әзерләүне һәм аларның квалификациясен күтәрүне оештыру эшчәнлеге турында 2024-2025 еллар чорына хисаплар тәкъдим ителде.
Гадәттәгечә чарада Әрмәнстан Республикасы, Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Россия Федерациясе, Таҗикстан Республикасы дәүләт резервларына идарә итү органнары делегацияләре, шулай ук БДБ Башкарма комитеты вәкилләре катнаша.