Роман Шәйхетдинов Югары осланлыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмдә катнашты.

Сәхнәдә И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, шулай ук балалар район сәнгать мәктәбе укытучылары һәм студентлары чыгыш ясады.

Бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, республикада яшәүче 4 миллионнан артык кешенең һәр дүртенчесе эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк, 294 кеше 100 яшькә җиткән. Республика Хөкүмәте өлкәннәргә тормыш сыйфатын күтәрү һәм социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре өстендә актив эшли: ел башыннан барлык социаль ярдәм чараларын түләүгә 2,9 млрд сум юнәлдерелгән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетыннан – 2,7 млрд сум. Өлкәннәрне тернәкләндерү һәм сәламәтлекләрен саклау да мөһим: Татарстанда 4 меңгә якын өлкән яшьтәге инвалид кирәкле техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителгән, ә 4,4 мең кеше шифаханә-курорт дәвалануына юллама алган.

Спикер билгеләп үткәнчә, олы яшьтәге татарстанлыларга күрсәтелә торган хезмәтләр 2025-2030 елларга «Актив озын гомер» республика программасы кысаларында системалаштырылган. Бу программа актив һәм сәламәт яшәү рәвешен саклауга, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең үз-үзләрен тормышка ашыруына һәм социаль җәлеп ителүенә юнәлдерелгән.

Мәсәлән, «Кайгырту" суперсервисы сайтында һәм «Яшәүче картасы» мобиль кушымтасында «Алтын еллар – Золотые годы» бүлеге булдырылган, анда өлкән яшьтәге гражданнар өчен мөмкин булган ял итү чаралары исемлеге урнаштырылган. Әлеге сервис ярдәмендә инде 30 мең өлкән кеше төрле чараларга языла алган.

Роман Шәйхетдинов район халкын бәйрәм белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, җан җылысы, якыннарының кайгыртучанлыгын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International