Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2025 елда планлаштырылган барлык эшләр төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Наилә Зиннәтуллина ачыклык керткәнчә, программа кысаларында юл эшләре һәм тышкы яктыртуларны урнаштыру эшләре узган айда ук тәмамланган. Уен һәм спорт җайланмаларын урнаштыру эшләре 8 октябрьдә төгәлләнгән.
Ачыкланган кисәтүләр турында сөйләгәндә һәм төзекләндерелгән ишегалларына карата кисәтүләр санының нисбәтен анализлаганда, нотыкчы болай диде: Нурлат, Мамадыш һәм Әгерҗе районнарында һәр объектка ике һәм аннан да күбрәк хокук бозу очрагы туры килә.
Хокук бозуларның иң аз саны Биектау һәм Зәй районнарында теркәлгән. Эш төрләре буенча иң күп кимчелекләр юл эшләренә карый. Тышкы яктырту җайланмасына сораулар азрак.
Наилә Зиннәтуллина болай дип ассызыклады: үткән сәфәрләрдә ачыкланган барлык кисәтүләр дә бетерелгән. Соңгы 2 атнада ике муниципаль берәмлектә - Казан һәм Чаллыда контроль йөреп чыгу уздырганнар, өстәмә кисәтүләр ачыкланган, аларны бетерү срогы 24 октябрьдә.
Хәзерге вакытта 677 ишегалдының 546сы кабул ителгән.
2026 елның 30 гыйнварына кадәр барлык подряд оешмалары белән гомуми киңәшмә үткәреләчәк, анда быел җибәрелгән хаталарны анализлауга аерым игътибар биреләчәк.
Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, якын арада идарәче оешмалар өчен ел саен укулар оештырылачак. Укулар барышында барлык ачыкланган проблемаларны җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәле хәл итү юлларын тәкъдим итү планлаштырыла.
Республикада 2026 елга «Безнең ишегалды» программасын әзерләү башланган. 2026 елга төзекләндерү планына 13 муниципаль берәмлектә 564 ишегалды территориясе кертелгән.
Нотыгы азагында Наилә Зиннәтуллина милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләрен әзерләү мөһим, дип ассызыклады. Имзаланган һәм рәсмиләштерелгән беркетмәләрдән башка җайланмалар сатып алуга керешергә ярамый.