Белоруссия, Казахстан һәм Россия Таможня союзын төзү, аны соңыннан Евразия икътисадый бергәлеге дип үзгәртеп кору – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин формалаштырган өстенлекле бурычларның берсе.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда, “Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” (2013 елның 28-29 ноябре) иҗтимагый форумы утырышында хәбәр итте.
Форум “Кострон” КСККда уза, анда Евразиянең 18 иленнән 40 тан артык иҗтимагый оешма вәкиле катнаша.
Исегезгә төшерәбез, форум БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество), Европа Россия парламент клубы каршындагы “Евразия диалогы” инициативасы буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган.
Бүген – форум эшенең икенче көне, анда катнашу өчен Казанга Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин да килде.
Кунакларны һәм форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кичәге очрашу һәм бүгенге дискуссияләр, эксперт очрашулар, семинарлар, “түгәрәк өстәлләр” чарада катнашучыларның Евразия проблематикасына зур кызыксыну белән карауларын белдерә.
Безнең өчен мондый мөхтәрәм форумны кабул итү –зур мәртәбә, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Россиянең төньягы белән көньягын, Азия белән Европаны, республика башкаласы Казанны – аны хаклы рәвештә Россиянең өченче башкаласы дип атыйлар – тоташтыручы сәүдә юллары киселешендә урнашкан, монда Көнчыгыш белән Көнбатыш, ислам дөньясы белән христиан дөньясы үрелеп бара. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстанда күп еллар буена төрле милләт һәм төрле конфессияләзр вәкилләре дус һәм тату яши, һәм бүген бу уңай тәҗрибә – Евразия киңлекләрендәге интеграцион процесслар үсеше өчен бик мөһим .
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген хезмәттәшлекне киңәйтү өчен бик олы потенциал бар. Ул искә төшергәнчә, Татарстан, Россия регионнарының берсе буларак, әйдәүче сәнәгать һәм инновацион үзәк булып тора. Республика икътисадка алдынгы технологияләрне җәлеп итүгә, сәнәгатьне тизләтелгән рәвештә модернизацияләүгә, инновацион һәм кадрлар потенциалын арттыруга йөз тота.
Татарстан Президены республикада төзелгән инновацион инфраструктура турында кыскача гына сөйләде, бу инфраструктурага технополислар, технопарклар һәм бизнес- инкубаторлар, инвестицион һәм венчур фондлар, башка мәйданчыклар керә. Татарстанда Россиянең әйдәүче махсус икътисадый зонасы – “Алабуга” урнашкан, ул бүген Россия махсус икътисадый зоналары товарлары гомуми күләменең 70%тан артыграгын җитештерә.
Без республиканың киләчәк үсешен кайбер алдынгы проектларны гамәлгә ашыру белән бәйлибез, дип белдерде Татарстан Президенты, бу, аерым алганда, Казанның 155 мең кешелек “Иннополис” юлдаш- инновацион шәһәрен төзү, анда югары квалификацияле IT-белгечләр эшләячәк, “СМАРТ-Сити Казан” проекты – анда яңа шәһәр пространствын төзү эшлекле, мәгариф, фәнни-тикшеренү активлыгын үстерүгә юнәлдереләчәк. Эре рейтинг агентлыклары һәм консалтинг компанияләре күрсәткечләренә караганда, безнең республика Россия Федерациясе субъектлары арасында иң уңай инвестицион климатлыларының берсе, шулай ук бизнес алып бару өчен иң яхшы регион, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бүген илләр һәм халыкларның мөнәсәбәтләрен якынайтуда спорт бик зур роль уйный, безнең республикада узган Универсиада-2013 студент спорт Уеннары тарихында иң масштаблысы булды. Ярышларда 160 илдән 12 мең вәкил катнашты. 2013 елның ноябрьендә, спорт менеджементы өлкәсендә халыкара премия белән бүләкләү тантанасында («International Sports Event Management Awards-2013») Казан (Лондон, Дубай, Окланд белән бер рәттән) халыкара спорт чараларын уздыру өчен иң уңайлы шәһәр дип аталды.
Якындагы елларда Татарстан Республикасы берничә халыкара спорт ярышларын кабул итәчәк, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2017 елгы футбол буенча конфедерацияләр Кубогы, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, әлеге чараларга әзерләнү халыкара кооперация һәм хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр ача.
“Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры төзелеше стратегик яктан бик мөһим, әлеге магистральнең бер өлеше Татарстан территориясеннән уза. Проектны гамәлгә ашыру Россия һәм Казахстан арасында гына түгел, ә гомумән Европа һәм Азия арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итәчәк.
“Бүген БДБ илләрендә 800 меңнән артык татар яши, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Без даими рәвештә безнең милләттәшләр белән очрашабыз һәм кирәк хәтле ярдәм итәбез. Үз чиратында, Татарстан Евразиядән килгән меңләгән кешеләр өчен туган йортка әйләнә. Төрле милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруда зур рольне Татарстан халыклары Ассамблеясе уйный. Аның нигезендә Евразия халыклары ихтыяҗларын яклаучы иҗтимагый оешмалар”.
Татарстан Евразия чараларын бик шатланып кабул итә, тәҗрибә уртаклашырга һәм коллегалары белән тәҗрибә алмашырга әзер, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. “Төрле өлкәләрдә багланышларның югары дәрәҗәсенә карамастан, хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкинлекләр бик күп, - дип белдерде ул. – Беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Ышанам ки, әлеге форумны безнең республикада уздыру Евразия киңлегендә интеграцион процессларның алга таба үсешенә этәргеч булачак”.