Татарстан Республикасында 2,143 млн. кв. метр торак гамәлгә кертелгән, ягъни бу - еллык планның 89,4%ы

2013 елның 30 ноябре, шимбә

2013 елның 29 ноябренә Татарстан Республикасында 2,143 млн. кв. метр торак гамәлгә кертелгән, ягъни еллык планның 89,4%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ирек Фәйзуллин үз нотыгында хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча республикада 268 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 69,9%ы. 2014 елда социаль ипотека программасы буенча 6638 фатирлык 120 торак йорт төзеләчәк.

Аренда торагын төзү программасы буенча республикада бүгенгә Алабугада (Городищенская ур., 4), 7,85 мең кв. метрлык 64 фатирлык торак йорт төзелеп бетеп килә. Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2014 ел планнарында – аренда торагы программасы буенча 41,4 мең кв. метрлык 11 торак йорт төзү.

Гражданнарның аерым категорияләрен, шул исәптән биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү кысаларында Татарстан Республикасы буенча күп балалы гаиләләрнең җыелма исемлегенә 2013 елга 822 гаилә кертелгән. Аларны торак белән тәэмин итү өчен бюджетта 116 млн. 191,14 мең сум каралган, 44 сертификат рәсмиләштерелгән. 2013 елның 29 ноябренә 42 сертификат гамәлгә ашырылган. Ирек Файзуллин 2013 елда шундый сертификатларны рәсмиләштерүне тизләтергә сорады (Кама Тамагы һәм Чаллы).

Аннары төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры ятим балаларны торак белән тәэмин итү турында сөйләде. 2013 елда бу максатларга 246 млн. сум каралган, шул исәптән 79 млн. сум – федераль бюджет субсидияләре. Торак белән 265 ятим бала тәэмин ителгән, 261 торак урын рәсмиләштерелгән. 2014 елда 294 ятим балага торак урыны биреләчәк (исемлеге ТР ДТФда).

Планда каралган 114 инвестицион торак йорттан 82 объект эксплуатациягә тапшырылган, 32 йорт төзелә.

2014 елда мәктәпкәчә балалар учрежениеләренә чиратны киметү өчен Татарстанда 10490 урынлык 90 объектны гамәлгә кертү карала, диде Ирек Фәйзуллин.

Районнарда 2014 елда 47авыл клубы төзеләчәк, финанслау күләме 541,7 млн. сум дәрәҗәсендә расланган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучылар игътибарын 2014 ел программалары белән шөгыльләнүгә юнәлдерде. Районнарда балалар бакчаларын төзү эшен активлаштырырга кирәк, диде ул. Балалар бакчалары сезнең тәкъдимнәр буенча төзелә, дип исләренә төшерде Татарстан Республикасы Президенты, муниципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итте итеп, төп бурычларның берсе – төзелеш барышын һәм срокларын тикшереп тору. Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бу максатларга шактый күп бюджет чаралары юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International