Алексей Песошин «Ел җитәкчесе-2025" конкурсы комиссиясе утырышын уздырды

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы конкурста катнашучылар (номинантлар) исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Татарстан Һөнәр берлекләре федерациясе тәкъдимнәре нигезендә төзелүен билгеләп үтте.

Конкурста катнашу өчен төрле тармак һәм икътисад өлкәләрендәге предприятие һәм оешмаларның 155 җитәкчесе тәкъдим ителде.

"Конкурс турындагы нигезләмә шартларын һәм тапшырылган материалларның тулылыгын исәпкә алып, 2025 елда үз коллективлары белән бергә предприятие күрсәткечләренең югары дәрәҗәсен тәэмин иткән 119 предприятие һәм оешма җитәкчесе конкурс номинантлары булды. Нәкъ менә шулар арасыннан безгә тиешле номинацияләр буенча конкурс лауреатларын сайларга кирәк", - диде Алексей Песошин.

«Ел җитәкчесе - 2025» конкурсы лауреаты исеменә кандидатуралар буенча тулырак мәгълүматны Татарстан вице-премьеры - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җиткерде.

Конкурска йомгаклар 7 номинация буенча ясала: «Югары конкурентлыкка сәләтлелек өчен», «Инвестиция активлыгы өчен», «Югары технологияле һәм фән сыйдырышлы җитештерүләрне үстергән өчен, инновация эшчәнлегендәге казанышлар өчен», «Югары социаль җаваплылык өчен», «Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен», «Кече (урта) бизнесны үстерүгә өлеш керткән өчен», «Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен».

Ел саен үткәрелә торган «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Указы белән 2002 елда гамәлгә куелган иде. Конкурсны уздыру инициаторы - Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе. Конкурс эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм республиканың социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итүгә сизелерлек өлеш керткән иң яхшы предприятие һәм оешма җитәкчеләренең җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын тәэмин итү, уңай тәҗрибә туплау һәм тарату максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International