Рөстәм Миңнеханов һәм провинция губернаторы Шаньдун Цзян Да Мин Татарстан Республикасы һәм Шаньдун провинциясе (КХР) арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы Килешүгә кул куячаклар

2008 елның 10 декабре, чәршәмбе
Бүген кичен Татарстан делегациясенең Кытай Халык Республикасына эшлекле визиты кысаларында Татарстан Республикасы һәм Шаньдун провинциясе (КХР) арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турындагы Килешүгә кул куелачак.
Документка Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм провинция губернаторы Шаньдун Цзян Да Мин кул куячак.
Шуны да искәртик: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Кытайга визиты программасында – беренче Евразия энергетика форумында катнашу (9 нчы декабрь), Шеньжень шәһәрендәге спорт корылмаларын карап чыгу, шулай ук Шаньдун провинциясе җитәкчелеге белән күпсанлы очрашулар.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан делегациясе әгъзалары Цзинань шәһәрендәге (Шаньдун провинциясе) югары технологияләр паркын, 50 мең урынлык стадион һәм башка спорт объектларын карап чыктылар.
2009 елда Цзинань шәһәрендә Бөтенкытай спорт ярышларын үткәрү планлаштырыла, һәм монда бик күп яңа спорт объектлары төзелә. Татарстаннан килгән белгечләр өчен объектлар Казанда 2013 ел Бөтендөнья Универсиадасын үткәрүгә әзерлек ягыннан чыгып караганда кызыклы.
Шаньдун провинциясенең климат шартлары Татарстанныкына якын, һәм Кытай коллегаларыбызның зур спорт объектларын төзү, тиешле төзелеш материаллары һәм технологияләр куллану тәҗрибәсен кабул итеп алырга мөмкин.
Моннан тыш, бүген иртән Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы Рөстәм Миңнехановның провинциянең беренче вице-губернаторы Шаньдун Ван Женьюан белән очрашуы булды. Анда кайбер юнәлешләр буенча (сәүдә-икътисад, фәнни-техник) хезмәттәшлек итү турында сүз барды.
Шуннан соң Татарстан делегациясе SINOTRUK автомобиль заводына (Кытайда авыр йөк автомобильләре, самосвал һәм иярле тягачлар (йөк тракторлары) җитештерә торган иң зур завод) танышу визиты белән барды.
Иртәгә, 11 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы вәкилләре КХР башкаласы Пекинга барачаклар. Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Пекинда Спорт университетын, Олимпия паркын, Кытай үзәк телевидениесенең яңа бинасын, “Кош оясы” Милли стадионын һ.б. карап чыгу күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International