Татарстан Республикасында республиканың 8 муниципаль районында урнашкан 9 мәктәпкә капиталь ремонт эшләре башланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Дамир Шәйдуллин республика һәм федераль программалар кысаларында социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау планнары турында сөйләде.
Ул, аерым алганда, искәрткәнчә, ел саен мәгариф өлкәсендә иң колачлы эшләр башкарыла. 2026 елда 8 программа кысаларында 10 млрд 529 млн сумлык 170 объект ремонтланачак. Алар «Гаилә» һәм «Яшьләр һәм балалар» илкъләм проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 4 республика программасына керә. Әлеге программага 63 мәктәп һәм балалар йорты, 67 азык-төлек блогы, 23 балалар бакчасы, 8 ресурс үзәге һәм 8 тулай торак кергән.
Тармакның 113 объекты буенча контрактлар төзелгән. Бүгенгә республиканың 8 муниципаль районында 9 мәктәптә капиталь ремонт эшләре башланган. Үтәлеш 4% тәшкил итә.
Азык-төлек блокларына капиталь ремонт бер объектта - Югары Ослан районында башланган.
Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында ремонт 13%ка башкарылган. Соңгы ике атнада республиканың Тукай районында объект төзелеп беткән. 8 тулай торак бинасы 4%ка ремонтланган.
8 ресурс үзәген ремонтлау - 10%ка.
Күләм буенча икенче тармак - сәламәтлек саклау. Биредә «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты һәм 3 млрд 433 млн сумлык өч республика программасы буенча 96 объектны ремонтлау планлаштырыла. Аларга 33 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП), 33 балаларга сөт ризыгы тарату пункты, 25 стационар һәм 5 сырхауханә керә.
Тармакның 78 объекты буенча контрактлар төзелгән. Бүгенгә балаларга сөт ризыкларын таратуның 8 пунктында капиталь ремонт эшләре башланган. Үтәлеш 28% тәшкил итә.
ФАПларда ремонт 8%ка башкарылган. Эшләр 19 объектта алып барыла.
Стационарларны ремонтлау 12%ка үтәлгән. Эшләр 7 объектта алып барыла.
Яшьләр сәясәте тармагында быел 23 объектка капиталь ремонт ясауны финанслау күләме 1 млрд 436 млн сум тәшкил итә. Объектлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына һәм 4 республика программасына керә. 8 балаларны савыктыру лагерен, 3 яшүсмерләр клубын, 5 психологик-педагогик ярдәм бинасын ремонтлау буенча контрактлар төзелгән инде. 7 яшьләр үзәгеннән 5әр контракт төзелгән. Бүгенгә өч яшьләр үзәгендә ремонт эшләре башланган. Үтәлеш 5% тәшкил итә.
Балаларны савыктыру лагерьларында ремонт 35%ка башкарылган. Хисап чорында Зеленодольск районында бер объект төгәлләнгән.
Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт Тукай районында башланган, гомуми башкару 24% тәшкил итә.
Психологик-педагогик ярдәм биналарын ремонтлау эшләре ике объектта башланган. Үтәлеш 3% тәшкил итә.
Мәдәният тармагында «Гаилә» илкүләм проекты, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы һәм ике республика программасы кысаларында 1 млрд 780 млн сумлык 38 объектны ремонтлау планлаштырылган. Болар - 4 балалар сәнгать мәктәбе, 22 авыл мәдәният йорты һәм тармакның башка 12 учреждениесе (4 музей, 2 театр, 5 китапханә һәм 1 ял итү үзәге). Тармакның республика программалары буенча контрактлар инде төзелгән.
Бүгенге көндә мәдәният йортларына капиталь ремонт ясау 8% тәшкил итә. Эшләр 13 объектта алып барыла.
Музейларны ремонтлау эшләре бер объектта - республиканың Чүпрәле районында башланган. Агымдагы датага карата үтәлеш 5% тәшкил итә.
2026 елда ТР Спорт министрлыгы линиясе буенча бер дәүләт һәм бер республика программасы кысаларында 1 млрд 328 млн сумлык 25 объектны ремонтлау планлаштырылган. Агымдагы датага карата үтәлеш 3% тәшкил итә. Эшләр өч объектта башланган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча быел бер республика программасы кысаларында 149 млн сумлык 28 объект гамәлгә ашырыла. Дәүләт контрактлары төзелгән. Үтәлеш 10% тәшкил итә. Хисап чорында Аксубай һәм Алабуга районнарында ике объект төзелеп беткән.
Экология тармагында быел 298 млн сумлык 25 объект гамәлгә ашырыла. Алар буенча контрактлар төзелгән. Программа буенча үтәлеш 25% тәшкил итә. Хисап чорында Алексеевск һәм Тукай районнарында ике объект төзелеп беткән.
Бер программа буенча Урман хуҗалыгы министрлыгы, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, шулай ук Юстиция министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырылачак. Бу 7 урманчылык бинасын, 23 янгын сүндерү-коткару часте бинасын, 3 Эчке эшләр министрлыгы бинасын, 11 җәмәгать судьялары бинасын ремонтлау.
Моннан тыш, өч программа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырылачак. Болар - 4 ветеринария берләшмәсе бинасын, 3 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасын һәм «Россельхозцентр» федераль учреждениесенең 3 бинасын ремонтлау. Барлык программалар буенча контрактлар төзелгән.
Шулай ук башка республика программалары кысаларында 758 млн сумлык 76 объектка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Болар - 15 башкарма комитет бинасы, 2 муниципаль архив, Росгвардия карамагындагы 7 бина, 32 хәрби комиссариат бинасы һәм 20 күпфункцияле үзәк. Барлык программалар буенча контрактлар төзелгән.
Дамир Шәйдуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының үтәлеше турында сөйләде. Быел программада 42 муниципаль берәмлек катнаша.
Программага гомуми мәйданы 4 млн кв метр чамасы булган 706 күп фатирлы йорт кертелгән. Программада 6 муниципаль берәмлектәге 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган. Программаны финанслау күләме - 9 млрд 65 млн сум.
Торак-коммуналь хуҗалык фонды электрон аукционнар үткәрүне оештырган. Бүгенгә 185 күп фатирлы йортта подряд оешмасы билгеләнгән.