2013 елның 25 декабрьенә кадәр бөтен районнар мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча башкарылган эш актларын (КС-2 формасы буенча) тапшырырга тиешләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында узган кидәшмәдә белдерде. Видеоконференция режимында Рөстәм Миңнехановны объектларда башкарылган эш буенча документларны вакытында тапшырмаган районнар җитәкчелеге белән элемтәгә керттеләр. Аерым алганда, бу Әлмәт, Тәтеш, Сарман, Бөгелмә, Чистай районнары һәм Казан шәһәре. Кайбер районнар, экономияләнгән акчаларга өстәмә эшләр башкарганга, вакытында өлгерә алмаганнар.
Шуннан Рөстәм Миңнехановка гражаннарга хезмәт күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләргә бирелгән биналарны төзекләндерү эшенең барышы турында хәбәр иттеләр. 25 КФҮтән бары өческендә генә эшләр тәмамланган, башкаларында эш график буенча оештырылган. Татарстан Президенты бу мәсьәләгә игътибарлырак буларга һәм республика территориясендәге КФҮләр чыннан да эшләсен өчен бөтен кирәкле эшләрне башкарырга кушты. Аның сүзләренчә, КФҮләр эшчәнлеген мониторинглауны кертергә кирәк (шул исәптән халыкка күрсәтелгән хезмәтне дә).
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин 2013 елга күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасының барышы турында хәбәр итте. 842 төзекләндерелгән йорттан 838 тулысынча Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән. 15 декабрьгә кадәр Казанда күп фатирлы йортта эшләр тәмамлануы көтелә.
Ирек Файзуллин шулай ук 16-18 декабрьдә Казанда "Күп фатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча региональ программалары. Региональ операторларның эшен оештыру" семинары узачагын искәртте. (http://www.fondgkh.ru/anounce/102651.html)
ТР төзелеш министры, ТР ДТИ мәгълүматы буенча, 2013 елның 5 декабрь көненә республикада 2517 тикшеренү үткәрелгән, күп фатирлы йортларны ремонтлау кысаларында 23 куркынычсызлык техникасын бозу ачыкланган.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Чаллы шәһәрендәге төзелеш объектындагы вакыйга турында искә төшерде: анда тиешенчә эшләнмәгән парогенератор шартлаган. Нәтиҗәдә бер эшче һәлак булган, икенчесе авыр җәрәхәтләнгән. ТР Президенты тикшеренү эшен яхшылап башкарып, гаеплеләргә тиешле җәза бирүне сорады.
ТР төзелеш министры 2014 елга күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын финанслау хакында хәбәр итте. Финанслау күләме 4,709 млрд. сум дип билгеләнгән, шул исәптән 194 млн. сум - Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруда хезмәттәшлек Фонды акчалары, 1,37 млрд. сум- Татарстан Республикасы бюджетыннан.
Ирек Файзулин шулай ук 2014 елда авыл торак пунктларын яктыртуны торгызу программасы башлануы турында искә төшерде. 2014 елгы программа һәр муниципаль берәмлеккә 5 млн. сум билгеләгән, барлыгына да 225 млн. була. Программага 686 объект кергән, 13100 яктырткыч төзәтелә, 804 идарә щиты һәм башкалар.
Республикада ветеринар берлекләр объектларын ремонтлау да дщвам итә. 2013 елда9 объект билгеләнгәг, программа лимиты 30 млн. сум..
Киңәшмә барышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшчәнлегенә бәя бирү критерийларын тәкъдим итте - төп җитештерү-икъисадый күрсәткечләр буенча районнар рейтингын билгеләү өчен.
Марат Әхмәтов 20 алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен атады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларында иң алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм аларның җитәкчеләре турында хәбәр итәргә, шулай ук телевизион тапшырулар серияләрен чыгарырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, шулай ук артта калучы предприятиеләр җитәкчеләренә дә игътибар итеп була.