Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов: “Инновацион икътисадның кадрлар белән тиешенчә тәэмин ителүе кирәк”
2008 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов өстәмә белем бирү буенча “Россия икътисады һәм мәгарифендә инновацион процесларның кадрлар белән тәэмин ителеше” дигән IX Бөтенроссия конференциясе һәм “Өзлексез белем бирү системасында социаль партнерлык” Бөтенроссия форумы эшендә катнашты.
Борис Павлов конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле вакыйга белән котлады һәм инновацион үсеш юлына күчүнең, барыннан да элек, кешелек капиталына масштаблы инвестицияләр кертүгә бәйле булуын билгеләп үтте.
Форумны оештыручылар – Казан дәүләт технология университеты, Кадрлар әзерләүнең милли фонды, Россия сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы, Россия бизнес-белем бирү ассоциациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, эш белән тәэмин итүчеләрнең "Татарстан Республикасы предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясе" төбәк берләшмәләре.
Борис Павлов Татарстан Республикасының инновацион үсеше предприятиеләрнең кадрлар белән тиешенчә тәэмин ителүен күздә тотуын әйтте. Хәзер республикада инновацион үсеш өчен яхшы алшартлар тудырылган, финанс һәм икътисади кризиска карамастан, аларны, предприятиеләр глобаль дәрәҗәдә уңышлы конкуренция алып бара алсын өчен, белеп тормышка ашыру мөһим.
“Республиканың социаль-икътисади үсеш стратегиясенә нигезләнеп, якындагы елларда без белемнәр икътисады буларак, инновацион икътисад фундаментын тулы күләмдә булдырырга тиешбез”, - диде Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры. Югары конкурентлык мөмкинлекләре булган икътисад формалаштыруны тәэмин итә торган стратегияне уңышлы тормышка ашыру өчен, фәнни яңалыкларны эшкә җигеп эшләүне таләп итә торган югары өстәмә кыйммәтле продукция җитештерү мөмкинлеге булган югары нәтиҗәле эш урыннарын булдырырга кирәк. Эшкә ала торган предприятиеләр катнашында уку йортын тәмамлаучыларның һөнәри компетенцияләре үсеше белән идарә итү Татарстан Республикасындагы һәр югары уку йортының белем бирү процессы өлкәсендә кертелергә тиеш, һәм бу юнәлештә беренче адым ясалган инде”, - дип саный Борис Павлов.
Ул А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университетының уку-проект әзерлеге тәҗрибәсен һәм нәтиҗәләрен билгеләп үтте. Анда полипрофессиональ укыту-проект төркемнәрендә белгечләрне проектлы әзерләү концепциясенең нәтиҗәсе булып, предприятие һәм оешмаларны инновацион продукция уйлап табу, җитештерү һәм базарга чыгару белән бәйле бөтен мәсьәләләр комплексын башкарып чыга алырлык, урта һәм югары махсус белемле төрле профильдәге белгечләрнең проектлы-ориентацияле командалары рәвешендә кадрлар белән тәэмин итү тора.
Татарстанның беренче вице-премьеры хәзер заманча инновацион икътисадның, беркайчан да булмаганча, югары квалификацияле белгечләргә ихтыяҗы зур булуын ассызыклап китте. Кешелек потенциалы – бик көчле конкуренцияле өстенлек һәм кешелек капиталына инвестицияләр кертү дөньядагы бөтен алдынгы илләр дәүләт сәясәтенең төп бурычы булып тора.
Конференция һәм форум кысаларында түбәндәге темалар турында фикер алышу планлаштырыла: югары уку йортларындагы өстәмә һөнәри белем бирү структуралары эшләвенең нәтиҗәлелеге, Россия югары мәктәбе фәнни һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләренең сыйфаты ягыннан составын арттыруда өстәмә һөнәри белем бирүнең роле.
Конференция һәм форум эшендә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләре вәкилләре, Россиянең алдынгы компанияләре – “Газпром” ААҖ, “Сибур” ААҖ, “Татнефть” ААҖ, “Лукойл” ААҖ, “Роснефть” ААҖ вәкилләре катнаша.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
июнь, 2026 ел
2026 елда Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга быел 43 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз