Алексей Песошин Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык җитәкчесе Антон Шалаев белән очрашты

2026 елның 24 апреле, җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык җитәкчесе Антон Шалаев белән очрашты.

Кайбер актуаль мәсьәләләр буенча алга таба багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) Генераль ассамблеясенең 21 нче утырышын әзерләү һәм уздыруга кагылышлы оештыру мәсьәләләре каралды.

«Безгә зур хөрмәт насыйп булды - күп еллар эчендә беренче тапкыр Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) Россиядә ИХО Стандартлаштыру һәм метрология институтының Генераль ассамблеясен уздыру турында карар кабул итте, - диде Антон Шалаев. - Чараны Казанда уздыру берсүзсез хәл ителде».

Искәртәбез, март аенда Татарстанда Ислам дәүләтләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) Генераль ассамблеясенең 21 нче утырышы оештыру комитеты төзелде. Оештыру комитеты рәистәшләре Алексей Песошин һәм Росстандарт җитәкчесе Антон Шалаев булды.

Чара Татарстан башкаласында 2026 елның 17-19 ноябрендә узачак.

Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» башлыгы Васыйл Шәйхеразыев (оештыру комитеты рәистәше урынбасары) катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International