Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында, тормыш циклы этапларында биналарның һәм корылмаларның иминлеге нигезләре буларак, төзелештә техник җайга салу системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш күләмнәре буенча Идел буе федераль округында – беренче урынны, Россия регионнары арасында бишенче урынны алып тора. 2013 елда Татарстанда 2,4 млрд. кв. метр торак файдалануга тапшырылган. 2013 елның 11 ае эчендә республикада төзелеш тармаклары буенча 244 млрд. сумлык эш башкарылган.
Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген республиканың төзелеш комплексы зур мөмкинлекләргә ия, 6,5 меңләп төзелеш бүлекчәләре бар.
Төзелеш тармагы югары квалификацияле белгечләргә мохтаҗ, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, бу инженер составы да, махсус урта белемле белгечләр дә. Тулаем, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, төзелеш индустриясенең эре һәм уртача предприятиеләрендә 65 меңнән артык кеше эшли.
Безнең өстенлекләрнең берсе – “Главинвестстрой” кебек дәүләт заказчысы булу, диде Рөстәм Миңнеханов, бу проектларны ахыргача җиткерергә, объектларны проектларга, кабат куллану проектларына таянырга ярдәм итә. Моннан тыш, бу бюджет акчаларын тотуны тикшереп торырга, төзелеш эшләренең хакын минимальләштерергә этәргеч бирә.
Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек төзелеш күләмнәрен арттырды, диде Рөстәм Миңнеханов, бу 45000 тамашачылык яңа футбол стадионы да, уникаль объект – Су спорт төрләре сарае да, Теннис академиясе дә, Гимнастика үзәге дә, Волейбол үзәге дә. 2013 елгы Универсиада кысаларында шулай ук транспорт инфраструктурасы да яңартылды, Казан метрополитенын, юл чишелешләрен, җәяүлеләр күчешләрен төзү дәвам итте. Татарстанда шулай ук яңа мәдәният, мәгариф объектлары төзелде, медиа-үзәк пәйда булды.
Төзелешнең зур күләмнәре социаль ипотека, торакка, мәктәпләргә капиталь ремонт ясауга, балалар бакчалары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, авыл клублары төзүгә дә бәйле, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, бу программаларны гамәлгә ашыру киләсе елда да дәвам итәчәк.
Безнең өчен төзелеш өлкәсендә нормалар, кагыйдәләр һәм стандартлар җыелмасын раслау, техник яктан җайлау мәсьәләләре мөһим, дип әйтте Татарстан Президенты. Соңгы ун ел эчендә объектларны эксплуатациягә кертүгә тәэсир итә торган энергетика һәм комуналь хуҗалык өлкәсендәге, санитар-эпидемиология һәм экология куркынычсызлыгы, янгын куркынычсызлыгы, хезмәт саклау өлкәсендә 60тан артык норматив техник документлар чыгарылган. Шул ук вакытта "кире ягы2 да бар - төзелеш комплексы һәм инвесторлар нормативлар системасының тиз үзгәрешләрен күзәтеп җиткерәлмиләр, бигрәк тә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә. Моннан тыш бу объектларның кыйбатлануына җитди тәэсир итә.
Без зур проектларны ашыра башлыйбыз - "Иннополис" шәһәр-иярчене, "Смарт-Сити Казан" кебек проектлар, Түбән Камада, "Алабуга" МИЗ территориясендә сәнәгать объектлары - әлбәттә, барлык бу объектларга заманча нормативлар кирәк, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, аларны куллану объектлар төзүне оптимальләштерер иде, аларны төзү вакытын кыскартыр иде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүгенге көндә заманча төзелеш материалларны һәм технологияләрен куллану да мөһим икәнен билгеләп үтте.
Татарстан Президенты авылга юл төзүне мисал итеп китерде. "Бүгенге стандарт буенча юлның километры 22-23 млн. сумга төшә, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, - сәгатенә өм машина узучы авыл юлына андый акча туздыру нигә кирәк?"
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген кайбер стандартларны гадиләштерү кирәктер. Гомумән, дип әйтте ул, төзелештә техник җайга салу системасы, биналар һәм төзелмәләрнең тормышлары чорларында куркынычсызлыгының нигезе буларак, бик актуаль.