2013 елда Татарстан Республикасында игенчелек тармагын үстерүгә 20 млрд. сумнан артык акча тотылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Игенчелек тармагына йомгак ясап, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, туфракта дым җитмәгәнгә күрә, 2013 елда республика кырларында уңыш көтелгәннән аз булды. Бөртеклеләрдән уңыш 2,6 млн. тонна җыелды (уртача уңыш – 16,2 ц/га), шикәр чөгендере – 2,1 млн. тонна (уртача уңыш – 383 ц/га), бәрәңге – 1,3 млн. тонна (уртача уңыш – 170 ц/га), терлек азыгы – 1,5 млн. тонна (25,3 ц/шартлы бер баш терлеккә).
Түлаем республикадагы уңышны бөртекләләргә күчереп исәпләгәндә (ц/га), 2013 елда ул 4,8 млн. тонна тәшкил итте, дип белдерде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, уңыш - 16,4 ц/га.
Марат Әхмәтов искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы туфракта дым җитмәгәндә игенчелекнең тотрыклылыгын арттыру буенча төп чаралар планын әзерләде. Шуларның берсе – туфракны 2 млн. га мәйданда көздән эшкәртеп калдыру; 500 мең. га мәйданда туфракны тирәнтен йомшарту һәм башкалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, республика басуларында 600 мең га мәйданда уҗымнар чәчелгән.
2013 ел тәҗрибәсеннән сабак алырга кирәк, быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре җәй башында гына кредитлар алдылар, бу вакытта инде минераль ашламалар, ЯММ һәм башкалар хакы да арткан иде, диде министр. Кредитларсыз булмый, диде Марат Әхмәтов, һәм аларны вакытында алырга кирәк.