Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясе хәле турында бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2013 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча кулланучылар кооперациясе предприятиеләрнең гомуми эшчәнлек күләме 11,73 млрд. сум тәшкил итте, 2012 елның шул ук дәверенә карата 110% үсеш. Эшчәнлек район дәрәҗәсендәге 27 кулланучылар җәмгыятләре рәвешендә башкарыла.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, кулланучылар кооперациясенә банкротлык процедурасы югалтулар китерде. Республиканың 16 районында кулланучылар кооперациясе юкка чыккан, мөлкәтләре башка оешмаларга күчкән.
Марат Әхмәтов 2013 елның 11 аенда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә 3,5 млрд. сумга продукция сатып алынган.
Кулланучылар кооперативларының берәмләп сатуда товар әйләнеше 6 млрд. Сумнан артып китте. (2013 елның 11 аенда).
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Ахметов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын 779 торак пунктында бөтенләй кибет булмаганына юнәлдерде. Республикада килеп сатучы автокибетләр саны да җитәрлек түгел.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төп товарлар сатучы кибетләре булмаган авылларда кулланучылар кооперациясендә социаль йөкләмәбарлыгын ассызыклады. Үзегезне ипи ала алмый торган кешеләр урынына куеп карагыз, дип тәкъдим итте муниципаль районнар башлыкларына Рөстәм Миңнеханов. Халыкның ипиләре дә булмаганда, ничек эшләп була. Бу тема республика өчен бик актуаль, дип әйтте ул һәм администрацияләр башлыкларын кибетләре булмаган авылларга игътибар итәргә чакырды.