Бүгенге көндә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр темасы актуаль характерга ия булуын исәпкә алып, 2014 нче елда Татарстанда илкүләм ММЧ форумын уздыру планлаштырыла. Бу хакта бүген, "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узучы йомгаклау коллегиясе утырышында төп доклад белән чыгыш ясаганда, агентлык җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов хәбәр итте. Коллегия утырышында шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнаша.
Форумның төп максаты – Россиянең төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чараларының бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу, тәҗрибә алмашу, теманы дөрес итеп яктырту буенча укыту семинарларын үткәрү.
Ирек Миңнәхмәтов билгеләп узганча, форумда традицион төстә Россиянең 50 ләп төбәгеннән 150 дән артык әйдәп баручы ММЧ вәкилләре катнашачак.Бүгенге көндә Татарстанның гаммәви коммуникацияләр тармагында 5 мең кеше эшли, бу республика халкының 1,5 процент өлешен тәшкил итә. Журналистлар корпусы җәмгыятьтә мөһим роль уйный.
“Татмедиа” Республика агентлыгы тарафыннан позитив иҗтимагый фикер формалаштыру буенча нәтиҗәле эш төзелгән. Ирек Миңнәхмәтов билгеләп үткәнчә, аеруча авырткан яклар булып саналган темаларны ачыклау өчен ММЧ һәм социаль челтәрләрне мониторинглау буенча көндәлек эш алып барыла. Аның сүзләренә караганда, РФ Финанслар министрлыгы мәгълүматларына караганда, төбәк бюджетына нисбәттә тармакны финанслау өлеше буенча Татарстан РФ субъектлары арасында унберенче урынны били. Татарстан бары тик Ямал-Ненец, Ненец автономияле округларыннан, Чечня, Кабардино-Балкария, Адыгея, Башкортстан, Хакасия, Дагыстан Республикаларыннан, Әстерхан өлкәсеннән, Мәскәү шәһәреннән генә калыша.
Ирек Миңнәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2013 нче елда ММЧна дәүләт заказы суммасы 1 миллиард 202 миллион сум тәшкил итә. Дәүләт заказының төп өлешләре ике эре медиахолдингка: “Яңа гасыр” телевидениесенә һәм “Татмедиа” ААҖ нә карый.
“Татмедиа” ААҖнең 1 миллиард 303 миллион сумлык керемендә дәүләт заказы өлеше 30 проценттан гыйбарәт булган. “Яңа гасыр” телевидениесенең 430 миллион сумлык керемендә дәүләт заказы 70 процентны тәшкил иткән. Бу массакүләм мәгълүмат чаралары керемнәренең саллы өлеше коммерция проектлары һәм реклама хисабына тормышка ашырыла. “Татмедиа” ААҖ рекламасыннан керем 273 миллион сумга, подписка аша 165 миллион сумга тәңгәл булган. “Яңа гасыр” телевидениесенең хосусый коммерция кереме узган елда 132 миллион сум тәшкил иткән”, - дип белдерде Ирек Миңнәхмәтов.
“Заманча гаммәви мәгълүмат чаралары – югары технологияле, финансларны күп сорый торган производство, ул төп фондларга саллы капиталь кертемнәр таләп итә. Еш үзгәрүчән технологияләр һәм яңалыклар медиасфераны финанс мәсьәләсендә уалучан итә”, - дип, Ирек Миңнәхмәтов чыгымнарның да зур булуын һәм дөньяның барлык илләрендә дә диярлек ММЧ ларына дәүләт ярдәме күрсәтелүен ассызыклап үтте.