Татарстан җитәкчелеге регионда эшлекле климатны яхшыртуга күп көч куя, инветсицияләрне җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыра. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында "Doing business in Russia 2.0" пленар утырышындагы чыгышында белдерде. Әлеге утырышның модераторы РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин булды.
Әңгәмә барышында катнашучылар Бөтендөнья банкының бизнесны алып бару өчен шартлары буенча илләр рейтингы турында сөйләштеләр Дәүләт Думасы спикеры DoingBusiness рейтингының әһәмиятен ассызыклады, чөнки аңа карап чит ил инвесторлары акча кертүгә илләр сайлыйлар.
Бөтендөнья банкының глобаль индикаторлар һәм аналитика Департаменты Директоры Аугусто Лопес-Карлос Сергей Нарышкинның рейтингта яхшырак урында тору өчен Россия ни эшләргә тиешлеге һәм билге кую методикасына үзгәрешләр булу мөмкинлеге турындагы соравына җавап бирде. Беренче чиратта Аугусто Лопес-Карлос теләсә нинди рейтинг чагыштырмача икәнлеген билгеләп үтте, шул исәптән DoingBusiness рейтингы да. Андагы урын илгә генә түгел, ә башка илләрнең үсешенә дә бәйле, әмма абсолют күрсәткечләр буенча Россия, Бөтендөнья банкы вәкиле сүзләренә караганда, соңгы елларда алга китте һәм уңай үзгәрешләр темпы буенча өченче урынны били.
Алга таба бизнесны алып бару шартларын яхшырту өчен Аугусто Лопес-Карлос ил җитәкчелегенә бизнесны җайга салу мәсьәләләрен компанияләргә таләпләрне бизнес масштабы һәм төре буенча аерып яхшыртырга тәкъдим итә. Шулай ук ул Россия җитәкчелеген салым системасын камилләштерү турында уйланырга чакырды.
Рейтингны формалаштыру методикасын модернизацияләүгә килгәндә, аның сүзләренчә, рейтингны төзүчеләргә илләрдә бер-ике шәһәрнең генә түгел, ә тулаем регионнар күрсәткечләрен дә билгеләп эшләргә кирәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында бизнес өчен регионның кызыклыгын арттыру буенча республика тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Һәр регионның кимчелекләре җитәрлек, ләкин үзгәрергә кирәк. Без үзгәрергә тырышабыз”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Ул Россия инновацион регионары ассоциациясе эше турында сөйләде. "РИРАдә без яңа юллар эзлибез, бергәләп федераль хакимият алдында мөһим булган мәсьәләләр куябыз”, - дип әйтте Р.Миңнеханов.
Инвестицион климатны яхшырту өлкәсендә һәр регионның, Татарстан Президенты сүзләренчә, үз тәҗрибәсе бар һәм РИРА бу тәҗрибә белән алышуга ярдәм итә.
Рөстәм Миңнеханов сөйләгәнчә, Татарстанда эре инвестицион проектларны караучы инвестицион совет бар. Хакимият органнарының планлы эше нәтиҗәсендә документларны алу вакыты кыскарды, инженер челтәрләренә кушылу ставкалары кимеде, бизнеска каршылыклар кими.
Р.Миңнеханов сүзләренчә, республикада сәнәгать инновацион мәйданчыклары рәвешендә масштаблы инфраструктура булдырылды - "Алабуга" МИЗ, "Химград" технополисы, ИТ-парклар. Нәтиҗәдә инновацион мәйданчыкларда эшләүче предприятиеләр 2013 елда 95 млрд сумлык продукция җитештерделәр. "Бу яхшы күрсәткеч, әмма алга таба шул юнәлештә эшләргә кирәк”, - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.
Ул 2014 елда Татарстанда инвестицион кызыклылыкның муниципаль стандарты кертеләчәк. Киләчәктә иң азы һәр муниципалитетта кече бизнес өчен берәр инфраструктура мәйданчыгы оештырырга планлаштырыла.
Барысы, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2013 елда Татарстанның төп капиталына инвестицияләр 530 млрд сум тәшкил итте – алдагы елга караганда 6,8%ка артыграк. Татарстан Президенты шулай ук регионның инвестицион кызыклылыгын арттыру буенча башка юнәлешләре турында да сөйләде. Алар арасында – кадрлар әзерләү, профессиональ белем системасын яхшырту, белгечләргә арендалы торак төзү һәм башкалар.