Татарстан Республикасында асфальтка полимер өстәлмәләр җитештерү тәкъдим ителде

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында үткән түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы территориясендә асфальт-бетон катышмасына полимер-битум ябыштыручы өстәлмәләр җитештерү перспективалары турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл утырышын Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Шулай ук утырышта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башка нефть химиясе һәм юл төзелеше өлкәсендәге белгечләр катнашты. и другие специалисты в области нефтехимии и дорожного строительства.

"MASSENZA" җайланмасында полимер-битум ябыштыручыны җитештерү технологиясен "MASSENZA" Италия компанияләре төркеме генераль директоры Диего Массенза тәкъдир итте. Ул ПБЯ-өстелмәләрен куллануның өстенелекләре турында хәбәр итте. Бу, эзләр һәм ярыклар булмаганга күрә, агымдагы төзекләндерү эшләренә чыгымнарны,  шулай ук япманың ремонтына чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк һәм хезмәт итү вакытын ике мәртәбә арттырачак.

Россиядә полимер-битум ябыштыручы җитештерүчеләренең иң алдынгысы - "Газпромнефть" ААҖ, аерым алганда, Омск нефть эшкәртү заводы, анда "MASSENZA" комплекслы эмульсияле-модификацион җайланма куелган.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстан Республикасында ПБЯ-өстәлмәләрне җитештерүне оештыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Белгечләр фикеренчә, республикада кирәк хәтле чимал базасы бар - ТРда табигать битумнарын чыгаралар, ә кирәкле полимерларны нефть химиясе предприятиеләрендә җитештереп була.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, утырышка нәтиҗәләр ясап, тәкъдим ителгән технологияләрне республиканың юл хуҗалыгында, перспективаларны җентекләбрәк өйрәнү һәм куллану мөмкинлекләрен билгеләү өчен, тәҗрибә рәвешендә гамәгә кертүне йөкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International