Татарстан Президенты Казанның Адмиралтейство бистәсен йөреп чыкты

2014 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Адмиралтейство бистәсен үстерү концепциясе проекты белән җентекләп танышты. Бу чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, кайбер министрлар катнашты.

Адмиралтейство бистәсенең шәһәр төзелеше ягыннан үстерү концепциясе үткән ел КДАТУ семинары барышында тәкъдир ителгән иде. Концепция кысаларында, аерым алганда, Казансу елгасының элеккеге үзәне тирәли рекреацион зона булдыру каралган иде.

Бүген Казанның Мәскәү һәм Киров районнары башлгы Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, семинардан соң Киров районын планлаштыру проекты әзерләнде, гавами тыңлаулар уздырылды, 2-3 атнадан соң әлеге документның соңгы варианты әзер булачак. Планлаштыруга кергән территорияләрдә барлык җир кишәрлекләрен барлау уздырылачак.

Адмиралтейство бистәсен үстерүдә беренчел проблема – инженер челтәрләре, беренче чиратта канализация челтәрләре резервы. Фикер алышулар барышында Рөстәм Миңнеханов чистарту корылмаларын турыдан-туры Киров районында төзергә тәкъдим итте, бу канализация насос станцияләрен төзегәндә акчаларны экономияләргә ярдәм итәчәк.

Казансуның сазланган элеккеге үзәнен дә чистартырга кирәк. Үзән озынлыгы – 3,5 километр, аңа ләм тулган. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, үзәнне беренче чиратта чистартырга кирәк, шуннан соң гына сулыкны һәм янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү эшләрен карарга була.

Адмиралтейство бистәсен үстерү концепциясе авторлары шулай ук Петров Паркыннан турыдан-туры Зилант монастырена юл уздыру - төп бурычларның берсе дип саныйлар. Татарстан Президенты үз чиратында автотранспорт өчен туктап тору урыннарын булдыру зарурлыгын билгеләп үтте.

Бүгенге чара йомгаклары буенча Рөстәм Миңнеханов Адмиралтейство бистәсен үстерү концепциясен гамәлгә ашыруның беренчел бурычларын билгеләргә кушты һәм җаваплы министрлыкларга, ведомстволарга тиешле йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International