Бүген ТР Министрлар Кабинетында Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе коллегиясе утырышы узды.
“Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең күзәтүе астындагы предприятие һәм оешмаларның 2013 елда сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елга куелган бурычлар” дип аталган әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Татарстан, Чувашия, Марий Эл республикаларындагы эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Борис Петров идарәнең 2013 елда башкарган эшчәнлегенә анализ ясады. Беренче чиратта, ул, 22нче федераль закон кабул ителү белән бәйле рәвештә, сәнәгать өлкәсендәге куркынычсызлыкны тәэмин итү юнәлешендә алып барылган эшләрнең көчәюенә басым ясады.
Аерым алганда, хәзер җитештерү предприятиеләре объектлары дүрт класска бүлеп карала. Әлеге класслар буенча аларның куркынычсызлык дәрәҗәсе билгеләнә. Борис Петров сүзләренчә, закон эшчәнлегенең беренче "карлыгачлары" – куркыныч җитештерү объектларын яңадан рәсмиләштерүне (перерегистрация) оештыруга корылган.
2014 нче елның 1 нче гыйнварына барлык предприятиеләр дә классларга бүленеп бетәргә тиеш булган. Бүгенгә идарә тарафыннан хәтәр җитештерү объектларының 60 проценты яңабаштан рәсмиләштерелгән. “Әлеге эшчәнлектә, иң беренче чиратта, предприятиеләр үзләре кызыксынган булырга тиеш, чөнки классларга бүленүенә карап, контроль тикшерүләрнең ничек еш булачагы да билгеләнә. Әмма административ җаваплылык кертмичә торып, предприятиеләр урыныннан кымшанырга ашыкмаячак”, - дип ассызыклады ул бу уңайдан.
Ростехнадзорның Идел буе идарәссе күзәтүе астындагы 6 мең предприятие 10 меңнән артык куркыныч җитештерү объектына ия. Алар арасыннан куркыныч җитештерү объектларын эксплуатацияләүче предприятиеләрнең 73 проценты Татарстанга туры килә.
Узган ел предприятие объектларына 10 меңләп тикшерү үткәрелгән. Әлеге чаралар вакытында 60 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, 4 мең тапкыр штраф салынган. Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, хокук бозганы өчен 73 физик, 700 юридик, 3,5 мең вазифаи зат җавап тоткан.
Предприятиеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән алып барылган тикшерүләр гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатында эшләнә. Әмма, шуңа да карамастан, былтыр 12 бәхетсезлек очрагы һәм 3 авария булган. Бәхетсезлек очракларының 10сы үлем белән тәмамланган.
“Барлык һәлакәтләр диярлек, шунда эшләүчеләрнең эксплуатацияләүдә элементар таләпләрне үтәмәве аркасында килеп чыга. Шуңа күрә, персоналларны әзерләү мөһимлеген алга этәрүне, аларның белемнәрен тикшерү һәм аттестацияләр уздыруны Ростехнадзорга гына кирәк дип уйламагыз”, - диде Борис Петров.
Утырышта куркыныч саналган җитештерү объектларының хәле турындагы сөйләшүләрдән тыш, узган ел җылыту сезонына әзерлек алып барганда килеп туган җитешсезлекләр хакында да калку итеп күрсәтелде.
Ростехнадзорның Идел буе идарәсе күзәтүе астында 1440 муниципаль берәмлек, 168 җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык челтәре оешмасы бар. Алар 2 меңнән артык котельныйдан файдалана. Әлеге мәгълүматны Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров җиткерде.
Тикшерүләр вакытында (аларның саны - 820) 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Сәбәпләре күптөрле – кайбер котельныйларда электр җиһазларын төзекләндермиләр, кайберләрендә сузылган торбаларның куркынычсызлыгы тәэмин ителми һ.б.
Коллегия утырышында рәсмиләштерелмәгән автокраннарның җитештерүдә һәм төзелештә кулланылуы проблемасы да күтәрелде. Мисал өчен, былтыр авариягә эләккән 5 автокранның 4 се - шундыйлар исемлегендә.
“Бүгенге көндә рәсмиләштерелмәгән автокраннар саны артуы борчуга сала. Аларның күбесе физик затлар кулында. Мәсьәләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәме белән генә чишеп була дип уйлыйм”, - дип ассызыклады бу уңайдан Борис Петров.
Утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йомгаклады. “Татарстан – техноген зона. Шуңа күрә, биредә күтәрелгән мәсьәләләргә җитди карарга кирәк”, - дип билгеләп үтте Президент.