Илдар Халиков “Татэнергосбыт” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татэнергосбыт” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырды.
Директорлар советы утырышында узган елга нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга бюджет расланды.
2013 нче елда төбәкне электр энергиясе белән тәэмин итүче оешма Республика кулланучыларына 15746 млн. кВт/сәг энергия биргән (челтәр оешмалары югалтуларын исәпкә алмыйча).
Хисап чорында компаниянең сату күләме узган ел белән чагыштырганда, 2,7 процентка кимегән һәм 43,4 млрд.сум тәшкил иткән. Ел нәтиҗәләре буенча, “Татэнергосбыт” ААҖ финанс хәленең күрсәткечләре законда күрсәтелгән контроль (план) күрсәткечләренә карата уңай билгеләргә ия. Бу компаниянең хисабында күрсәтелгән.
“Татэнергосбыт” ААҖ Директорлар советы 2014 нче елга бюджетны раслады.
Шулай ук утырышта катнашучылар “Татэнергосбыт” кулланучыларының түләү дисциплинасы мәсьәләсе турында сөйләштеләр. 2014 елның 1 нче гыйнварына электр энергиясен кулланганга бурыч 415 млн.сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта дебиторлык бурычы структурасында идарәче компанияләрнең һәм водоканалларның бурычы күпчелек өлешне алып тора.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков электр энергиясе өчен вакытында түләтү өчен кулланучыларны стимуллаштыру ысулларын табарга тәкъдим итте. Ул шулай ук, гомумән компания эшеннән канәгать булуын белдерде, һәм ирешелгән нәтиҗәләрдә туктап калмауларын теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International