ТР Хөкүмәте Йортында пенсия законнарындагы үзгәрешләр хакында сөйләделәр

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
2015 елдан пенсияне яңа формула буенча исәпләп чыгарачаклар. “Хәзерге вакытта пенсия күләменә стаж аз йогынты ясый. Ә пенсияне яңа төрле ысул белән исәпләү стажның әһәмиятен арттырачак”, - дип белдерде бүген әлеге уңайдан ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.

Пенсия исәпләүнең яңа формуласы баллар белән эшләүне күз уңында тота. Балларның санын, җитәкчегезнең сезнең өчен түләгән иминиятләштерү взносларын хезмәт хакының максималь взнос түләнә торган иминиятләштерү взнослары суммасына бүлеп, килеп чыккан санны унга тапкырлап табалар.

“Биредә бары тик рәсми, ягъни “ак” хезмәт хакы гына исәпкә алына. Шулай ук, хезмәт хакы никадәр югарырак булса, баллар саны да күбрәк булачак”, - дип аңлатма бирде Марсель Имамов.

Бер баллның ничә сумга тигез булачагын РФ Хөкүмәте билгеләячәк. “Аның коэффициентын бүгенге көндә фаразлау мөмкин түгел. Чөнки үзгәрешләр 2015 елның 1 гыйнварыннан гына кертелә”, - диде җитәкче.

Баллар эшләгән еллар өчен генә исәпләнми. Кайбер искәрмәләр дә бар. Мисал өчен, кешегә эш урынын югалтып, мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торган вакыт аралыгы өчен балл каралган. Бу исемлеккә бала тәрбияләү өчен алган яллар (бер баланы тәрбияләгән һәр ел өчен 1,8 балл; 2 бала өчен 3,6 балл; 3 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгәнгә 5,4 балл), мөмкинлеге чикләнгәнне тәрбияләгән еллар (һәр ел өчен 1,8 балл), хәрби хезмәттә булган вакыт өчен дә (1,8) өстәмә баллар биреләчәк.

Пенсиянең күләменә йогынты ясаучы чираттагы күрсәткеч - тәгаенләнгән түләү (фиксированная выплата). Бу - иминиятләштерү пенсиясе алучыга дәүләт тарафыннан гарантияләнгән түләүләр.

Икеләтә тәгаенләнгән түләү 80 яшькә җиткәннәр, бөтенләй эш стажы булмаганнар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәр ала алачак.

Шулай ук тупланма пенсия өлеше дә киләчәктә алачак пенсия күләменә шактый йогынты ясаячак. Барлык кертемнәрне 228 айга (19 елга) бүләчәкләр һәм ай саен, бер айга тигән сумма, өстәмә киләчәк.

“Хәзерге вакытта, дәүләт тарафыннан түләнелә торган пенсиягә ия булу өчен, ким дигәндә, 5 ел стаж да җитә. Ә яңа кагыйдәләр буенча, иминиятләштерү пенсиясенә ия булыр өчен, ким дигәндә, 15 ел стажга ия булырга кирәк булачак. Әмма 2015 елда пенсиягә чыгучылар 15 еллык стажлы булырга тиеш дигән сүз юк. Әгәр дә кеше 2016 елда лаеклы ялга китә икән, аның стажы, ким дигәндә, 6 ел, 2017 елда китсә 7 ел, 2018 елда китсә 8 ел булырга тиеш”, - дип аңлатты җитәкче чираттагы үзгәрешләрне.

Шулай итеп, иминиятләштерү пенсиясен алыр өчен, 2025 елда пенсиягә чыгучылар, ким дигәндә, 15 ел стажлы булырга тиеш. Димәк, үзгәрешләр бары 2025 елдан гына тулы куәтенә эшли башлаячак.

15 еллык эш стажы булмаса, гражданнар социаль пенсия алу мөмкинлегенә ия булачак. Әмма социаль пенсия хатын-кызларга 60, ир-атларга 65 яшьтән генә түләнә.

Марсель Имамов сүзләренчә, хөкүмәт гражданнарны пенсиягә соңрак чыгару яклы түгел, әмма, лаеклы ялга соңрак яшьтә чыгучыларның пенсияләре шактый күбрәк булачак. Мисал өчен, тиешле вакыттан 5 елга соңрак лаеклы ялга китсәң, – барлык балларның 45 проценты өстәмә түләнәчәк. Шулай ук, тәгаенләнгән түләү суммасы да 36 процент өстәлә. Ун елга соңрак чыксаң, – баллар 2,32 тапкырга арттырыла.

Бүген пенсиядә булучыларга әлеге яңа формула кагылмаячак. Һәрхәлдә, җитәкче шулай дип ышандыра. “Аларның пенсия күләмнәре кимемәячәк, ә кайбер күп стажга ия категорияләрнеке хәтта берникадәр артырга да мөмкин”, - дип ассызыклап үтте бу уңайдан Марсель Имамов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International