Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры: “ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының бурычы – тармак проектлары өчен ИТ-инфраструктураны тәэмин итү”
2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының бурычы – ТР социаль-икътисади эшчәнлегенең төрле өлкәләре һәм тармакларына мәгълүмат технологияләрен кертү өчен инфраструктура булдыру һәм үстерү. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның йомгаклау коллегиясе барышында белдерде. Коллегия эшендә шулай ук РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, “Россия почтасы” ФГУП генераль директоры Дмитрий Страшнов катнашты.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2013 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлары турында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов доклад ясады. Беренче чиратта ул дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү системасының үсеше хакында хәбәр итте. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү инфраструктурасы хәзерге вакытта 314 инфоматлардан, дәүләт хезмәте порталыннан, call-үзәктән тора. Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, 2014 елга төп бурыч- электрон рәвештә 40 млн дәүләт хезмәте күрсәтү.
Дмитрий Страшнов үзенең чыгышында, Татарстан “Россия почтасы” өчен мөһим төбәк булып тора, дип белдерде. Татарстан почта хезмәткәрләренең 2013 елдагы кереме 2,6 млрд сум тәшкил иткән. 2014 елга планда киләчәктә хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрү, “Казан” аэропортында логистика үзәге төзелешен башлау каралган.
Николай Никифоров гомумән Россия буенча тармак үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Илдар Халиков үзенең чыгышында беренче чиратта Универсиадага әзерлек вакытында элемтәчеләрнең эшен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, барлык мәсьәләләр дә исәпкә алынган, һәм элемтә сыйфаты югары дәрәҗәдә булды.
Татарстан үсешенең зур проекты - Иннополис шәһәре. Универсиада чорында бу проект буенча аерым бер тоткарлыклар, проект эшләрен тәгаенләү булса да, бүгенге көндә барлык сораулар хәл ителгән, - дип белдерде Премьер-министр.” Ачылыш көннәрендә тасма
киселгәндә, файдалануга буш офислар бирелергә тиеш түгел, аларны файдаланылышка резидентлар, яңа проектлар, белгечләр белән тулындырып тапшыру зарур. Проект котылгысыз, ул баштагы этапта уйланылганча төгәлләнергә тиеш”, - диде Премьер-министр.
Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, республика җитәкчелеге сәламәтлек саклау өлкәсендә IT-технологияләрне гамәлгә кертүдән зур нәтиҗәлелек көтә. ГЛОНАСС+112 системасын камилләштерү буенча зур эш башкару мөһим. “Оператив хезмәтләр элемтәсе һәм эшенә кагылсак, - эш җайга салынган. Әмма мин “гражданлык” министрлыкларының да ГЛОНАСС+112 дә эшләүнең нәтиҗәлелегенә игътибар юнәлтүен сорар идем”, - дип белдерде ул.
Премьер-министр 2014 елда “Электрон торак-коммуналь хуҗалык” системасын гамәлгә кертүне мөһим бурыч дип билгеләде. Илдар Халиков РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоровка, Татарстанның бу системага сынау төбәге буларак кертелүе өчен, рәхмәт белдерде. “Бу системаны мөмкин кадәр тизрәк җайга салып, ТКХ хезмәтләренең үтә күренмәлелеген тәэмин итеп, түләүләр системасын гадиләштереп булачагына ышанам ”, - диде Илдар Халиков.
Узган ел гамәлгә кертелгән “Ачык Татарстан” проектына тукталып, Илдар Халиков бу системадан файдаланучы түрәләрне үз тәкъдимнәрен, система эше буенча искәрмәләрен җиткерергә чакырды.
Коллегия тәмамланганда Илдар Халиков һәм Николай Никифоров дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды, һәм шулай ук иң яхшы рәсми интернет-сайтлары өчен министрлык һәм ведомстволарны бүләкләделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
20
декабрь, 2025 ел
Татарстанда социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт төгәлләнгән
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тәмамланган. Быел эш 34 республика, дәүләт һәм федераль программа кысаларында оештырылган. 2025 ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз