Комбинацияләнмәгән режимдагы җылылык энергиясенә килгәндә, республиканың аерым бер шәһәр-районнарында энергия бирүнең 50 процентка кимүе күзәтелә, әйтик, бу Мөслимгә хас. Бу альтернатив чыганакларга, шул исәптән, ике контурлы казаннарга күчү хисабына булган, нәтиҗәдә, бу калган кулланучыларга, нигездә, бюджетчыларга тарифлар үсешенә китергән.
Су белән тәэминат һәм су бүлү мәсьәләсендә, республиканың барлык шәһәр һәм районнарында диярлек су белән тәэмин итү күләме кимегән, динамика республика буенча су куллануның уртача күрсәткеченең еллык кыскаруын күрсәтә.
Бүген Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) илләренең Өлкән вазыйфаи затлары Тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә киңәшмә узды. Россия делегациясен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде.
Салым хезмәтенә 2025 ел өчен керемнәр турында декларация тапшыру өчен атнадан аз гына күбрәк вакыт калды. Кампания нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджеты 5,5 млрд сумга тулыланырга тиеш. Декларацияне кем тапшырырга тиеш һәм ташламалар кемгә тиеш - бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.