Илдар Халиков: “Статистик мәгълүматлар халыкка билгеле булырга тиеш”

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Төп статистик мәгълүматларның ачык булуы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының чиста эшләвенә этәргеч була һәм түрәләрнең нәтиҗәле эшләвенә стимул булырга мөмкин. Мондый фикерне бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы буенча дәүләт статистика Федераль хезмәте территориаль органының (Татарстанстат) йомгаклау коллегиясендә җиткерде.

Ведомство җитәкчесе Валерий Кандилов үзенең докладында 2013елда Татарстанстатның эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Ул статистика органнары эшенә мәгълүмат технологияләре кертелү хакында сөйләде.

Валерий Кандилов “Ачык Татарстан” мәгълүмат системасы кертелүен канәгатьләнү белән белдерде, аның администраторы итеп Татарстанстат билгеләнгән.

Илдар Халиков Татарстанстатка “Ачык Татарстан” системасының администраторы булуы өчен рәхмәт белдерде. “Беренче адымнар инде ясалган, һәм без нәтиҗәләрен дә күрәбез”,-дип ассызыклады ул.

Илдар Халиков Татарстан предприятиеләре өчен статистик мәгълүматларны ачуны тәкъдим итте. “Бик күп мәгълүматлар безнең инвесторлар өчен файдалы булыр иде”,- дип ышана ул.

“Барлык алга куелган бурычларны, тармакны мәгълүматлаштырып, Татарстанстат министрлыклар һәм ведомстволар белән үзара багланышта булып, мәгълүмат җиткерүчеләр белән эшләп кенә, тормышка ашырырга мөмкин”,- дип белдерде Илдар Халиков үзенең чыгышын тәмамлап.

Ул Татарстанстат хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International